"Нур" театрына Резида Фәхруллинаның иҗатын, үзен яратучылар, хөрмәт итүчеләр, театр сәнгатен сөючеләр җыелган иде.
Юбилее белән актрисаны Башкортстан Мәдәният министрлыгының һөнәри белем, сәнгать һәм иҗади пректлар бүлеге җитәкчесе Фәрит Зиннуров, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Раил Әсәдуллин котладылар.
Резида Фәхруллинаның якташлары - Илеш районы вәкилләре зур бер делегация булып сәхнәгә менеүләре, матур котлау-теләкләрен җиткерүләре ямь өстенә ямь булды.
Башкорт дәүләт академия драма театры вәкилләре дә ихлас котлау сүзләре җиткерде.
Юбиляр сәхнә түрендә йолдыз булып балкудан тыш, үз белеме белән студентлар белән дә уртаклаша. Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институтының театр факультетының кафедра җитәкчесе Таңчулпан Бабичева һәм "Нур" студиясенең беренче курс студентлары ихлас котлады. Кайчандыр үзе укыткан, бүген инде юбилярның коллегаларының да котлаулары чагу һәм ихлас булды.
Кичәнең котлау өлешен Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисткасы Дамира Сәетова белән Айнур Баянов алып барды. Бу көнне актриса тамашачылар алдында яраткан рольләренең берсе – Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектаклендәге Кәтринәне уйнады.
Бенефис спектакленнән соң актрисаны "Нур" театры директоры Фирзәт Габидуллин, театр коллективы, гаиләсе ихлас котлады. Юбиляр үзе дә йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу кич алкышларга, котлауларга, бүләкләргә, чәчәк бәйләмнәренә мул булды.
Фото: teatrnur.ru