+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
9 апрель 2022, 13:16

Марсель Мөсәвиров белән Резида Сабитованы “Кызыл таң” очраштырды! (видео)

“Тюльпаннар ул – безнең сөю гөле...” Тюльпаннар чоры якынлаша, дуслар. Ә безгә шушы җыр бигрәк тә якын. Чөнки көй авторы Резида Сабитова белән аны башкаручы Марсель Мөсәвировны “Кызыл таң” гәзите очраштырды. Аларның иҗади хезмәттәшлегенә “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” этәргеч бирде. Ә бу болай булды.

Моннан дистә еллар элек Уфа “Нур” татар дәүләт театрында зур уңыш белән барган “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” якташлар очрашулары бүген районнарга күчте. Туймазы районындагы авылларның берсендә үткән шундый концертта катнашырга Кушнаренко районында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Резида Сабитова һәм ул вакытта Туймазы татар дәүләт драма театры артисты Марсель Мөсәвиров та чакырылган иде.

Сәхнә артында үз чыгышларын көткәндә менә шундый иҗади тандемга нигез салынган да инде.

Ахыр чиктә шулай ук Кушнаренко районы егете Риф Сәхибгәрәев сүзләренә язылган”Тюльпаннар” җырына менә шундый шаян да, фәһемле дә клип та төшерелгән. Марсель Мөсәвиров үзе күп көч салган аны төшерүгә.

Менә шулай, “Кызыл таң” очраштыра да, дуслаштыра да, иҗатка да этәрә.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас