+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 апрель 2022, 16:50

Казахстан башкортлары посылка алды

«Акбузат» башкорт этномәдәни берләшмәсе Нур-Солтанда Башкортстаннан күптән көтелгән посылканы – аутентик башкорт милли костюмнарының ун комплектын алды.

Казахстан башкортлары посылка алдыКазахстан башкортлары посылка алды
Казахстан башкортлары посылка алды


Казахстан башкортларының күптәнге хыялы бик кыска вакыт эчендә Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Халыклар ассамблеясенең җайга салынган эше нәтиҗәсендә тормышка ашырылды.
Исегезгә төшерәбез, узган елның 29 сентябрендә Нур-Солтанда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада туган, Казахстанда яшәүче халыклар белән очрашты. Дустанә аралашу барышында урындагы башкортлар Башкортстанның кече ватаныннан читтә башкорт мәдәниятен саклап калуда һәм таратуда катнашуына өмет белдерде. «Акбузат» этномәдәни берләшмәсе рәисе Урал Азнабаев төрле чараларда, күргәзмәләрдә катнашу өчен милли костюмнар сорады.
- Казахстанда 17 мең башкорт яши. Без бик тату яшибез, төрле чаралар үткәрәбез. Бу костюмнар безнең өчен зур бүләк булды. Костюмнар нәкъ без теләгәнчә: җиде хатын-кыз һәм өч ир-егет костюмыннан торган җыелма тулысынча аутентик – безнең әби-бабайларыбыз да шундыйларны кигән, - дип сөйләде Урал Азнабаев.
Костюмнар тегү белән SARBI ательесы һөнәр осталары шөгыльләнгән. Алар туган як этнографиясе буенча бик күп мәгълүмат өйрәнде.
- «Акбузат» этнокультура берләшмәсенең барлык әгъзалары исеменнән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка, Башкортстан Хөкүмәте вице - премьеры Азат Бәдрановка, Башкортстан халыклары ассамблеясына һәм Мәдәният министрлыгына зур рәхмәтемне белдерәм, - дип билгеләп үтте Урал Азнабаев.
Исегезгә төшерәбез, 15 апрельдә Башкортстанда "Милли кием көне" уза. Бу бәйрәм 2020 елдан республика Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы елга ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә һәм халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә.
Быел ул «Башкортстан халыкларының мәдәни мирасы елы» республика музей акциясе кысаларында уза.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас