+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
14 апрель 2022, 20:35

Гүзәл белән Илдар ничек танышкан?

 Илдар Хәкимов Гүзәл Уразовага "сотрясение" ясаган икән. Барысы да шуннан башланган.

Гүзәл белән Илдар ничек танышкан?
Гүзәл белән Илдар ничек танышкан?

Гүзәл Уразова социаль челтәрләрдә Илдар белән танышу тарихын язган.

«Без Илдар белән беренче тапкыр Чаллы шәһәрендә күрештек. Танышуның икенче көнендә автобуска утырып гастрольләргә чыгып киттек.

Автобуска кергәч, Илдар утыруын күрдем, аның артында Миңнегали Дәүләтбаев, аннары Лилия... Мин кергәч тә Миңнегали: «Гүзәл, давай, сюда садись», – дип мине үз янына дәшә башлады. Минем Илдар янына утырасым килә иде. Әмма Илдар миңа: «Әйдә, минем янга утыр», – димәде. Бик әйдәләгәч, мин Миңнегали янына утырырга булдым инде...

Барабыз шулай әкрен генә. Карыйм – Илдар каршындагы пыяладан гел мине күзәтеп бара. Мин дә үзем Миңнегали белән сөйләшәм, үзем аңа карыйм. Шул вакытта минем башка өске шүрлектән сумка килеп төште! Мин шунда сикереп тордым да... Миңнегалигә: «Ну разве так можно?» – дидем. Миңнегали башта сүзсез калды, аннары: «Бәрәкәт, бу бит минем сумка түгел», – ди. Аннары Илдар торды да: «Ой, гафу итегез, бу минем сумка бит», – ди.

Алдагы рәт өстендәге киштәдә шоферның әйберләре булганга, Илдар сумкасын артка куйган булган. Минем, беренчедән, ачу да килә, икенчедән, аңа нык итеп ачуланасы да килми. Шуннан бик нык баш авырткан кыяфәт чыгарып: «Сез миңа «сотрясение» ясадыгыз», – дидем...

Хәер, Илдар миңа «сотрясение»не Камал театрында Салават Зәки улының концертында ук ясаган иде инде. Ул сәхнәгә килеп чыккач, миңа каз тәннәре чыккан иде. Хәтерлим, иң беренче рәттә утыра идем. Ул күзләрен бераз кысып, «Исләреңә төшәрмен бер» дигән җырын җырлады. Әһә, мин әйтәм... Бу егет минеке булмаса-а-а, дип аңа гашыйк булуымны сизми дә калдым.

Автобуска әйләнеп кайтыйк инде. Мин башымны тотып торган арада Илдар: «Әйдәгез, миндә баш даруы да бар, хәзер мин сезне дәвалыйм», – дип үзе янына күчереп утыртты. Хәйләкәр инде үзе. Хәзер миңа сөйли бит әле ул аны: «Мин сине ничек итеп үз яныма күчереп утыртырга белми уйланып килә идем, сумка – молодец, ярдәм итте», – ди. Шулай итеп Чаллыдан Ижауга барганчы без юл буе сөйләшеп килдек..» – дип сүзен төгәлли Гүзәл.

Фото: Интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: