+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 апрель 2022, 10:40

Эштә дә батыр, бәйрәмдә дә матур

Бу сүзләр Чишмә районының Ярми авылы халкына, һичшиксез, туры килә.

Эштә дә батыр, бәйрәмдә дә матурЭштә дә батыр, бәйрәмдә дә матур
Эштә дә батыр, бәйрәмдә дә матур
Кечкенә вакытта әти-әни, апа-абыйларның кичләрен бизәнеп-төзәнеп клубка ашыгуларын яхшы хәтерлим. Тик кайвакыт үзләре белән өйдән утыргыч та алып китәләр. “Анысы нигә икән?” – дип аптырый идем. Соңыннан гына аңладым: авылга танылган артистлар концерт белән килсә, клуб халык белән шыгрым тулы була. Ә эштә тоткарланган һәм концертка соңлап килүчеләргә урын калмый. Менә бит нинди заманалар бар иде! Хәзер исә болын кадәр зур мәдәният йорты булган авылларда да анда йөрүчеләр бик аз. Бикләнеп яшиләр, “йолдызлар” да уч төбендә – телефон, компьютер, телевизор аша гына карап яталар. Ләкин рәхәтләнеп аралашып, күңел ачып, җырлап-биеп яшәүгә җитми инде ул! Менә Чишмә районының Ярми авылын бу уңайдан үрнәк итеп куярлык: клубы да зур, күңелле чаралар да даими үткәрелеп тора, халык та тамашаларга зур теләк белән йөри.

Үз эшенең остасы

Ярми авылында узган берничә күләмле чарада үземә дә булырга туры килде. Алар­ның һәммәсе дә югары дәрәҗәдә оештырылды. Хаклы ялга чыкканнан соң туган авылына кайтып төпләнгән һәм дүрт ел дәвамында ярмилеләрнең мәдәни тормышына җан өрүче, һәрдаим яңа идеяләр белән янып, аларны тормышка ашырып, авылдашларын рухландырып, матурлыкка өндәп торучы Гөлфия Сәрварованың хезмәте бик зур монда. Ул һаман эзләнә, яңа планнар белән яна. Бирегә эшкә урнашу белән “Сәхнә дуслары” дигән театр коллективы һәм “Җидегән чишмә” фольклор ансамбле оештырып җибәргән. Үзе әйтүенчә, авыл халкының активлыгы, кирәк чакта ярдәм кулы сузуы аны тагын да тырышып эшләргә рухландыра.
Тумышы белән Гөлфия Харас кызы шушы җирдән, шушы туфрактан. Җиде балалы, җырлы-моңлы, бар яклап та сәләтле гаиләдә туып-үсә ул. Урындагы мәктәпне тәмамлау белән Уфа шәһәренең 2нче педагогия училищесына юллана һәм кулына диплом алгач, район үзәгендәге 3нче мәктәпкә рәсем һәм сызым укытучысы булып эшкә кайта. Күпмедер вакыттан кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән Туймазы шәһәрендә төпләнәләр. Өч дистә ел бер урында – балалар бакчасында эшли ул. Башта тәрбияче булса, эшчәнлегенең күп өлеше методист вазыйфасы белән бәйле. Үзенең бердәм коллективын ул әле дә җылы сүзләр белән сагынып искә ала. Алар белән бәйләнешне әле дә өзми. Намуслы хезмәте дә югары бәһалана Гөлфия Харас кызының – “Башкортстан Республи­касының мәгариф отличнигы”, “Русия Феде-ра­циясенең хезмәт ветераны” исемнәре алып, хаклы ялга чыга. Ләкин эшен дәвам итә, коллективтан җибәрмиләр аны. Чөнки андагы барлык чараларның башында торучы һәм оештыручысы була ул.
Туган авылындагы олыгайган әнисе янына да атна саен кайтып йөри. Шул вакытта да андагы мәдәни чараларда катнаша. Хаклы ялга чыккач, Гөлфия Сәрва-рованың туган авылына кайтып төпләнү нияте булуын белеп, район мәдәният сарае җитәкчелеге һәм авыл биләмәсе башлыгы урындагы мәдәният йортын канаты астына алырга тәкъдим итәләр. Күңеленә яткан эш булгач, шатланып ризалаша. Өстәвенә, олыгайган саен туган як та үзенә ныграк тарта, ди Гөлфия Харас кызы. Бү-ген инде авылдашлары да аның эшен хуплап, авыл тормышын җанландыр­ганы өчен чиксез рәхмәтләрен бел­дерә. “Китә күрмә!” – диләр. Әлбәттә, мондый сүзләр аны тагын да канатландыра. Шул ук вакытта иҗтимагый бурычлар да йөклән­гән Гөлфия Сәрварова иңнәренә – урындагы участок сайлау комиссиясе рәисе итеп тәгаенләгән­нәр. Бу бурыч­ларны да ул зур җавап­лылык белән башкара.
Башкача булуы мөмкин дә түгел-дер, авыл кызы ул, кечкенәдән эшләп, хезмәтнең тәмен һәм ямен, туган­нар­ның, дусларның кадерен белергә, ярдәмләшеп яшәргә өйрәнеп үскән. Бүген дә җиде бертуган бик тату яшиләр, барысына да әти-әнисенең сәләтләре күчкән. Шулай, бертуган энесе Ринат Харас улы да шушы ук мәдәният йортында хезмәт сала. Барлык эшләрне бергә планлаштырып, авылдаш­ларының ярдәме белән тормышка ашыралар. Әниләре дә 91 яшенә кадәр авылның мәдәни тормышында актив катнашкан. Җырлары, шигырьләре белән һәр бәйрәм кичәләрен бизәгән.

Җырлый-җырлый ял итәләр

Әлбәттә, эшли башлаган чорда бераз авырлыклар булса да, бүген инде биредә барысы да җайга салынган. Театр төрке­менә дә, фольклор ансамбльгә дә авылның сәләтле, моңлы кешеләрен туплаган. Театр төркеменә, башлыча, яшьләр йөрсә, фольклор коллективы өлкән апаларны берләш­терә. Һәр кичне мәдәният йортының барлык тәрәзәләрендә ут балкый – концертларга, бәйрәм кичәләренә, спектакль­ләргә әзерлек бара. Бер үк вакытта җырлыйлар да, кул эшләре белән дә шө­гыль­ләнәләр, костюмнар һәм декора­цияләрне дә үзләре әзерли – берсе икенче­сенә комачауламый. Гомумән, Гөлфия Харас кызы килү белән мәдәният йорты ха­лыкның яраткан урынына, мәдәни тормыш һәм аралашу үзәгенә әверелде. Мәдәният йортының сәхнәсе, тамаша залы да зур гына. Бер почмагын музейга әверелдергәннәр: бирегә килгән һәр кеше ата-бабаларыбызның көнкүрештә кулланган коралларын, савыт-сабасын, киемнәрен, кул эшләрен зур кызыксыну белән карап чыга. Стенадагы шәҗәрә дә үзенә әллә каян җәлеп итә.

Театр – тормыш көзгесе

Күптән түгел мәдәният йорты хезмәткәр­ләре һәм үзешчәннәре авылдашларын чираттагы спектакльләре белән сөендерде. Әйткәндәй, көләргә дә, еларга да, уйланыр­га да мәҗбүр иткән сәнгатьнең бу төренә биредә зур игътибар бирелә. Баш мәдәни чаралар оештыручы Гөлфия Сәр­варова елына бер спектакль куюны үзенең эш планына да керткән. Әлбәттә, бу бик кү­ләмле, зур җаваплылык, тырышлык, осталык таләп иткән эш. Мәдәният хезмәт­кәрләренең күбесе мондый эшкә тотынырга батырчылык та итми. Ә менә Ярми мәдә­ният йорты каршында уңышлы эшләп килүче “Сәхнә дуслары” театр коллективы өченче спектакльне сәхнәгә чыгарды. Гөл­шат Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”, Хәкимҗан Зариповның “Их, кәләше дә кәләше!” спектакльләре белән узган елларда күрше авылларда да, хәтта район мәдәният сарае сәхнәсендә дә чыгыш ясап, зур уңыш казанганнар иде. Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленең премьерасы да шаулап-гөрләп узды. Тамаша залының халык белән шыгрым тулы булуыннан, көчле алкышлардан, чәчәк гөлләмәләреннән халыкның бу чараны көтеп алуы, яратып кабул итүе, “Сәхнә дуслары” төркеменә зур ихтирам күрсәтүләре сизелеп тора.
Шунысын да әйтергә кирәк: һәр үзешчән үзенә тапшырылган рольне зур җаваплы­лык һәм әзерлек белән, хис-кичерешләрне халык күңеленә барып җитәрлек итеп шулкадәр оста башкарып чыкты. Спек­такль­гә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешма­сының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Люция Вафина һәм аның актив әгъзалары да югары бәһа бирде һәм оешма исеменнән һәр артистка бүләкләр дә тапшырды.
Ә коллективның җитәкчесе Гөлфия Сәр­ва­рованы телебезне, мәдәниятебезне үс­терүдә, гореф-гадәтләребезне саклап калуда, яшьләргә өйрәтүдә күрсәткән дә­рә­җәле хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Бу спектакльне алар юкка гына сайламаган. Беренчедән, “Әлдермештән Әлмән-дәр” бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән-үсә, артканнан-арта гына бара. Икенчедән, Гөлфия Харас кызы билгеләвенчә, бу аның күптәнге хыялы булган. Бәләкәй чакларында әнисенең, өлкән апа-әбиләренең телевизор булган йортка җыелып, тын да алмый шул спектакльне карауларын сагынып искә ала ул. Һәм, ниһаять, үзенең “Сәхнә дуслары” ярдәмендә бу теләген тормышка ашырып, күпме кешегә шатлык-сөенеч, рухи азык бүләк итте.

Матур уй-ниятләр белән...

Көз көне зурлап “Каз өмәсе” үтсә, халкыбызның мондый борынгы йолаларын, бәйрәмнәрен киләчәктә дә тергезү, үстерүне максат итеп куйган мәдәният хезмәткәрләре. Вакытында авылда шаулап-гөрләп узган Сабантуйларны да йолага әверелдерергә ниятлиләр. Шулай ук нәсел җепләрен барлау, шәҗәрәләр төзү җәһә­теннән дә зур эш башлаганнар. Берничә гаилә катнашлыгында Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрел­гән, авылның нигезен тәшкил иткән башка нәсел вәкилләре дә бу эшкә кушылырга теләк белдергән.
Оештыру сәләтенә ия, җор сүзле Гөлфия Сәрварова туган авылының мәдәни учагына яңа сулыш өреп, халыкка яктылык, мәрхәмәт өләшә, матурлыкны күрер­гә, тоя белергә, бәяләргә өйрәтә. Ә күңеллә­ре белән сәнгатькә, мәдә­нияткә тартылган кешеләр күп бу авылда. Авыл йөзен аның халкы билгели, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Ярми дә көн­нән-көн үсә, матурлана. Барлык мөм­кинлекләре бул­ган авылның халкы да шундый: эштә дә батыр, бәй­рәм­дә дә матур.

Эльвира Ямалетдинова.
Чишмә районы.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас