

Күп кенә җырчы гүзәл затлар сәхнәгә биек үкчәле түфли, озын итәкле күлмәк киеп чыга. Егылымаса ярар иде дип, утыр инде хафаланап... Микрофонын учына бәрә-бәрә җырлаучы да бар берәү. Тик нигәдер залдагыларга ул бәрелү тавышы түгел, аның җыры гына ишетелә. Үзе җырлый дип ышанырга инде безгә. Русия эстрада йолдызы Валерий Меладзеның Уфадагы бер концертында да шуңа охшаш хәл булган иде. Кызу грузин егете булмышы аның белән сәхнәгә дә ияреп чыкты. Микрофонын кызулык белән алай да әйләндерә, болай да әйләндерә генә бит бу. Китте очып тегесе! Аппаратура арасыннан эзләп тапты үзен бераздан. Әмма мониторда җыр тукталмады. Үзе җырлый дип ышанырга инде...
Әнә Фирдүс Тямаев та концерты вакытында сәхнәдә егылган. Моны видеога төшереп алганнар, билгеле.
Анда күренгәнчә, җырчы янына сәхнәгә бер кыз менә, Фирдүс аңа плакатын бирә һәм сәхнәдән төшеп киткән кыздан күзен алмыйча җырлавын дәвам итә.
Ә артка атлаганда җыр сүзләрен күрсәтә торган җайланмага сөртенеп егыла.
Концертны караучылар җырчының аптырап тормавын, ә сикереп торып, җырлавын дәвам итүе турында язган.
Ә социаль челтәрләрдә җырчыга бу кисәтү булуын искәртәләр:
«Ай, Аллам. Кызларга караганыңны Аллаһы Тәгалә дә күрде, шунда ук җиргә дә төшерде. Сак бул инде», – дип язган җырчы Нурзадә.
«Алла бабай уразада теләсә кая карыйсың дип тартты башыңа»;
«Уразада кызларга карап йөргәч шулай була»;
«Куркыныч та, көлке дә булды бу. Иң мөһиме беркем дә зыян күрмәде бугай», дигән композитор Марат Мухин.
Бер тик тормый бу Тямай! Инде егылып та шаккатыра.