+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 апрель 2022, 06:50

«ФормARТ» стрит-арт фестивалендә кемнәр катнаша?

«ФормARТ» стрит-арт фестивале - Идел буе федераль округының урам сәнгатен, яшь рәссамнарның иҗатын үстерүгә һәм аларны заманча шәһәр мохите булдыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә һәм сәнгати бизәүгә юнәлдерелгән иҗтимагый проекты.

«ФормARТ» стрит-арт фестивалендә кемнәр катнаша?«ФормARТ» стрит-арт фестивалендә кемнәр катнаша?
«ФормARТ» стрит-арт фестивалендә кемнәр катнаша?

Фестиваль өченче тапкыр үткәрелә. Быел конкурс эшләре өчен төп тема - «Вакыт аша», ул Русия халыкларының һәм төбәкләренең мәдәни мирасын чагылдыру белән бәйле. "ФормARТ» стрит-арт фестивалендә катнашу өчен гаризаларны мондый юнәлешләр буенча бирергә мөмкин:
- Идел буе федераль округы субъектлары халкының сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре (халык иҗаты, халыкларның мәдәни үзенчәлеген чагылдыручы предметлар);
- Идел буе федераль округының күпмилләтлелеге һәм этномәдәни күптөрлелеге;
- тарихи һәм мәдәни мирас (шул исәптән тарих һәм мәдәният һәйкәлләре);
- заманча стильдә традицион сәнгать образлары;
- этнокультура футуризмы (мәдәни мирас предметларына киләчәктә караш).
Конкурста Идел буе федераль округы территориясендә яшәүче 18-35 яшьлек рәссамнар һәм рәссам-һәвәскәрләр катнаша ала.
Катнашуның мәҗбүри шарты — шәһәр мохитенең эре объектларында сәнгать сурәтен (алдан эскиз рәвешендә җибәрелгән) мөстәкыйль рәвештә күрсәтү өчен тиешле күнекмәләр булу.
Фестивальдә катнашу өчен 2022 елның 31 маена кадәр formartpfo.ru сайтында гариза бирергә кирәк.
Конкурс финалистлары үзләренең иҗади ниятләрен округның һәр төбәгендә танылган биналар стеналарында тормышка ашыру мөмкинлеге алачак.
Округ этабында җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, истәлекле билгеләр һәм иҗатны үстерүгә акчалата грантлар алалар:
Беренче урын өчен - 200 мең сум.
Икенче урын өчен - 150 мең сум.
Ученче урын өчен - 100 мең сум.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас