+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 апрель 2022, 02:25

Тугач та, самогонлы чүпрәккә төргәннәр

Яшәргә дә тиеш булмаган. Бу - без яраткан Илсөя Бәдретдинова!

Тугач та, самогонлы чүпрәккә төргәннәрТугач та, самогонлы чүпрәккә төргәннәр
Тугач та, самогонлы чүпрәккә төргәннәр

- Балачагым - бөтен кешеләрнеке кебектер. Авыл кызы бит. Апайлардан калган күлмәкләрне киеп үстем. Боттан резиновый итек иде. Әйе, боттан, хәтта аяк бөкләнми иде. Көтү көттек. Әле ул чират атна саен килә дә җитә, килдә дә җитә иде. Иң яратмаган хайваным - сыер, мин сөт белән чәй дә эчә алмыйм. Чөнки бөтен балачагым шул сыер артыннан чабып үтте.

Башкалардан бер генә аерма: мин сигез айдан туган. Мин - тулы түгел. Яшәргә тиешле кеше түгел. Февраль аенда туганымын, алай да тулы түгел. 1800 грамм авырлык, ике үпкәдә дә начар чир белән...

Бик озак вакыт ясалма сулау аппаратында ятканмын. Ни сөйли... «Беркөнне табиблар минем яныма керделәр дә: «Гөлсинә апа, син елама. Без сиңа моны әйтергә тиешбез. Кызың мөстәкыйль рәвештә сулый алмый һәм алмаячак та. Бүген без аны аппараттан өзәбез. Әкрен генә өегезгә кайтыгыз. Бүгеннән дә кызың калмас, үләр. Авырлыгы да юк, сулый да алмый...»

Әни кайткан. Әтинең самогонын җылыткан, шуны миңа сөрткән дә, одеал белән төргән. Аннары, урамга чыгып йөгергән. 6 сәгать өйгә керә алмадым дип сөйли иде, әнкәй.
«Кызым, бәхил бул инде», - дип әнкәй юрганны ачканда, мин ашарга сорап акырып елап ятканмын икән. Әнигә: «Минем ашыйсы килми иде, эчәсе килә иде! Алты сәгать самогон эчендә ятып кара әле?!» - дип әйттем дә, көлдек рәхтләнеп.
Менә шулай... Туганнан бирле тормышка ябышып яшим", - дигән ул Зоя Солошина белән бер әңгәмәсендә.

Чытырдап ябышырга инде бу тормышка, ул бит көчлеләрне ярата!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас