Кыргыз-Миякәнең яңа бистәләренең берсендәге ике катлы матур бинада урнашкан балалар бакчасы ерактан үк үзенә чакырып тора. Ә инде ишеген ачып, эченә үтүгә, үзеңне чын әкият дөньясына эләккәндәй хис итәсең. Зәвыклы, заманча җиһазландырылган җылы, якты бүлмәләрдән шат тавышлар гына ишетелә.
– Балалар бакчасы 2015 елда үз ишекләрен ачты. Балалар бүлмәләре көньякка карап урнашкан. Тәрәзә аша кояш нурлары көн дәвамында төшеп тора. Бу үсеп килүче нәниләр өчен бик тә мөһим шартларның берсе. Әлеге көндә алты төркемдә 136 бала тәрбияләнә. Бакчабызда музыка, физкультура заллары, логопед һәм педагог-психолог кабинетлары да эшли. Болар барысы да балаларның төрле яклап үсешенә ярдәм итә, – ди балалар бакчасы мөдире Гүзәл Галиева.
2016-19 елларда балалар бакчасы базасында педагогик фәннәр докторы, профессор Венера Яфаева җитәкчелегендә инновацион мәйданчык эшли. Бу педагогларга тәҗрибә туплау өчен зур ярдәм була. 2016 елда балалар бакчасы җитәкчесе Гүзәл Галиева “Инновацион проектлар нигезендә белем бирү оешмалары белән идарә итү” юнәлеше буенча Башкортстан Мәгарифне үстерү институты каршындагы инновацион тәҗрибәләр фестивале лауреаты була. Физик тәрбия буенча инструктор Ләйсән Гыйниятуллина шулай ук лауреат була. Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен квалификация күтәрү буенча республика курслары кысаларында тәрбиячеләр Ләйсән Зыякаева, Гүзәл Сәяхова мастер-класслар күрсәтә. 2019 елда өлкән тәрбияче Гөлнур Сәгыйтова һәм укытучы-логопед Рәйсә Гыйзетдинова “Мәктәпкәчә белем бирүдә инновацияләр марафоны” республика форумында логик-мәгънәле модельне күрсәтәләр.
Коллективның җиде ел эшчәнлеге вакытында үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтүе тырыш хезмәт нәтиҗәсе, әлбәттә. Бу балалар бакчасы тәрбиячеләре – районда, республикада узган төрле конкурслар җиңүчеләре. Музыка җитәкчесе Зөлфия Абдуллина 2020 елда “Башкортстанның мәктәпкәчә мәгариф оешмасының иң яхшы укытучысы” республика конкурсы лауреаты була. Быелгы “Педагог – 2022” конкурсында укытучы-логопед Рәйсә Гыйзетдинова “2022 елда мәктәпкәчә белем бирү оешмасының иң яхшы педагогы” исеменә лаек дип табыла. Әлбәттә, һәр җиңү, яуланган үр артында коллективның бер-дәмлеге торуын ассызыкларга кирәктер.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә төрле конкурсларда, смотр, фестивальләрдә катнашып, җиңүләр яулый. Моның нигезендә дә педагогларның тырыш хезмәте һәм фидакарьлеге ята.
– Белүебезчә, быел Русиядә Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Балалар бакчасында бу уңайдан төрле чаралар үткәрәбез. Русиядә яшәүче халыкларның милли уеннарын, җырларын, биюләрен өйрәнәбез, театрлаштырылган тамашалар әзерлибез. Балаларны халык сәнгатенә җәлеп итү максатында ел саен спектакльләр куябыз. Алар татар, башкорт, чуваш телләрендә куелды да инде. “Курай турында риваять”, “Куян йорты”, “Җил балалары”, “Тирмәкәй” әкиятләрендә тәрбиячеләр белән беррәттән балалар да катнаша. Әлеге көндә татар халкының яз бәйрәме – “Карга боткасы”на әзерлек бара, – ди өлкән тәрбияче Гөлнур Сәгыйтова.
Чынлап та, музыка залында татар халык көе яңгырый иде. Без анда кергәндә татар милли костюмнарын кигән балалар түгәрәккә басып, “Түбәтәй” уенын уйный иде. Аларның туган телдә сөйләшүе, дәртләнеп татарча биюләре ихлас иде.
Балалар бакчасында урнашкан музей белән дә таныштык.
– Балалар кечкенәдән туган телләрен, халкыбызның гореф-гадәтләрен белеп үсәргә тиеш. Безнең бакчада моңа зур игътибар бирелә. Балаларны уеннар аша шушы төбәктә яшәгән халыкларның гореф-гадәтләре белән таныштырабыз. Туган якны өйрәнү музее кечкенә гражданнарда Ватанга сөю хисләре тәрбияләргә ярдәм итә, – ди Гүзәл Мәгафур кызы.
– Музеебызда 200дән артык экспонат бар. Алар барысы да тәрбиячеләр, ата-аналар тырышлыгы белән булдырылды. Музей 7 бүлектән тора. Башкорт тирмәсе эчендә халыкның көнкүреш әйберләре урын алган. “Минем кече Ватаным – Кыргыз-Миякә авылы”, “Акбузат” балалар бакчасы тарихы, “Башкортстан язучылары – балаларга”, “Нумизматика”, Мифтахетдин Акмуллага, Бөек Ватан сугышына багышланган бүлекләр бар.
– Музейны булдыруга күпләр көч салды. Шулай да, Илзида Нәбиуллинаның исемен аерып әйтергә телим. Оста куллы ханым үзенең кул эшләре белән күпләрне сокландыра. Безнең музей экспонатларын тулыландыруда аның өлеше зур булды.
Музейны зурайту теләге дә бар. Туган якны өйрәнү шушыннан башлана бит, – диде музей җитәкчесе, тәрбияче Мәрьям Ишниязова.
Бүлмәләрдә тәрәзә төпләрендәге үсентеләрне искә алдым. “Балалар бакчасының үз бакчасы да бармы әллә?” – дип сорадым.
– Экологик белем бирү процессын нәтиҗәле һәм заманча төзү максаты белән территориядә “Экологик сукмак” маршруты булдырылды. Ул “Метеостанция”, “Умарталык”, “Чүп-чарны аерым җыю”, “Туган як”, “Авыл хуҗалыгы” бүлекләре, гомумән алганда 13 бүлек бар. Яңа уку елына урыс мәдәнияте почмагы булдыру планлаштырыла.
Шулай ук, территориябездә кишер, чөгендер, суган, кәбестә утыртып, уңыш җыеп алабыз да, аны үзебезнең ашханәдә кулланабыз. Бу инде безгә бераз гына керем булып та бара. Һәр төркемнең тәрәзә төбендә эксприменталь почмак бар. Тәрбиячеләр белән балалар анда яшелчәләр чәчеп үстерә. Иң мөһиме – балаларыбыз табигатькә якын булып үсә. Балалар бакчасы территориясе иртә яздан көзгә кадәр чәчәккә күмелеп утыра, – дип җавап бирде Гүзәл Мәгафур кызы.
Быел, март аенда “Акбузат” балалар бакчасы базасында “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-коммуникатив үсеше чарасы буларак полилингваль белем бирү” темасына инновацион мәйданчык та ачылган. Бу инде кечкенә миякәлеләрнең балалар бакчасында ук инглиз телен өйрәнү мөмкинлеге дә булачак дигән сүз. Әйе, миякәлеләр “Киләчәк – безнең кулларда” дигәнне яхшы аңлап эш итә.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
Миякә районы.