

Сергей Кузнецов - II группа инвалид, бавыр циррозы белән авырый, үзенең сайтында ул дәваланырга ярдәм итүен сораган, инвалидлык буенча пенсиясе - 8, авторлык гонорарлары - 2 мең сум. Ул нигез салган "Ласковый май"ның туктаусыз агылган табыш елгасы аның ярларын читләтеп үтә, күрәсең.
«Легендар кеше белән очрашу! Сергей Кузнецов – «Ласковый май» төркеменә нигез салучы. Әлеге төркемнең кайсы җыры сезгә күбрәк ошый?» – дип сораган Элвин Грей "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә.
«Белые розы», «Седая ночь», «Розовый вечер», «Тающий снег» ...
Җырчының иҗатын күзәтеп баручылар менә ниләр яза: «Радик, әфарин, ташландык кешенең хәлен белгәнсез. Кеше файдалы булганда, керем керткәндә генә башкаларга кирәк шул, бик кызганыч». «Күзләре янып тора, шатлангандыр... Булдыргансыз, талантлы шәхесне барып күргәнсез».«Маладис, Радик. Искиткеч кеше бит ул. Шундый шәхесләрне онытмавыгыз игътибарга лаек».«Артистлар, бәлки, аңа булышырга кирәктер, күренеп тора бит нинди хәлдә яшәве...». «Менә кем ул премия һәм бүләкләргә лаек кеше! Ә ничек яши...».«Барыбыз да аның җырларын тыңлап үстек бит без». «Сергей Кузнецов! Аның җырлары – безнең яшьлек ул!». «Минем өчен «Ласковый май»ның бөтен җырлары да шәп!». «Нинди җыр җырласалар да, хит була иде. Башка андый төркем юк инде ул».
Ә сез нинди фикердә, дуслар?