+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 апрель 2022, 11:23

"Хәния, төшемә кереп, "Авыр, су баса, - диде"

"Йортыбыз ятим калды. Йөрәгемдә бушлык", - ди Габделхәй.

"Хәния, төшемә кереп, "Авыр, су баса, - диде"
"Хәния, төшемә кереп, "Авыр, су баса, - диде"

Хәния Фәрхинең вафатына инде байтак вакыт узды. Ә ул һаман исән кебек... Радиода, телевизорда аның тавышы яңгырамаган берәр генә көн бар микән? Хәер, аның җырлары болай да күңелдә саклана һәм еш кына, үзебез дә сизмәстән, нидер эшләгәндә шушы җырларны көйли башлыйбыз.

Авыр югалту булды бу. Эстрада өчен генә түгел, татар җанлы, милләте өчен гомер буе хезмәт иткән шәхесне югалттык бит.
Әле күпләребез аның белән шәхсән таныш булмасак та, бу югалтуны авыр кичердек. Ә аның якыннарына ничек икән?

- Әле дә Хәниямнең тавышын ишетмәс өчен телевизор, радио куймыйм. Аның мәңгелеккә китүенә йөрәк ышанмый. Бары бер генә тапкыр төшемә керде: "Авыр, су баса", - диде. Борчылып, иртән зиратка киттем. Чыннан да, көчле яңгыр яву сәбәпле, каберенең бер чите ишелгән иде. Тиз арада рәтләп куйдык.

Ул искиткеч кеше иде. Гел вакыт җитмәде - гастрольләр, юлда, гел каядыр ашыктык. Артист язмышы шундый инде. Барысына да ничек өлгерде икән, дип гаҗәпләнәм, - ди Хәниянең ире Габделхәй Биктаһиров.

Фото: live-video.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: