

"Без Илдар белән ашханәгә кердек. Группаның яртысы шунда иде инде. Бер кызыклы хәл. Артистларга диелгән салат, аш, карабодай белән гуляш, компот өстәлгә тезелгән иде. Бу минем өчен бик күп, ә Илдар шундый ябык иде ул вакытны. Минем аны ашатасым килде. Ул сыпыртып ашап куйды да, миңа карап утыра. Мин карабодайны ашый башлаган идем һәм шул чак: “Илдар, мин ашап бетерә алмыйм, калдырырга яхшы түгел, бәлки ашап бетерерсең?” – дидем. Ул ике дә уйламый: “Давай”, - ди. Мин тәлинкә белән бирдем барысын да Илдарга.
Берзаман ашап утырганда, Илдар авызын тотты да, ашаганын кире чыгарды. “Әллә таш эләктеме?” дип сорадым мин, куркып. Ул: “Юууук”, ди, үзе укшый. “Нәрсә булды соң?" – дим. “Карабодайга поварның авызыннан чәйни торган сагызы төшкән”, ди. Мин тагын бер кат аптырап сорадым: “Нинди сагыз, Илдар?”
Хәзер монда мин гаепле кебек булып чыктым бит әле. Аннары искә төште, мин бит авызымдагы сагызны ашар алдыннан өстәлгә куйдым, ә ул шуннан юкка чыккан. Карыйм-карыйм, сагыз өстәлдә юк. Ә кая ул? "– дип кызыклы хәлләр яза Гүзәл Уразова.
Фото: Телеграм