+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 апрель 2022, 06:10

“Ил батыры” илен сөендерде

Гомерен гәзит эшенә багышлаган Дарвин Ибәтуллин күркәм юбилеен билгели.

“Ил батыры” илен сөендерде“Ил батыры” илен сөендерде
“Ил батыры” илен сөендерде
Мин Тәтешле районы гәзите редакциясендә эшли башлаганда Дарвин армиядә иде. Мин урта мәктәпне тәмамлап кына килдем, ә хезмәттәшләремнең күпчелеге өлкән яшьтәге абзыйлар һәм апалар иде. Утырып рәхәтләнеп сөйләшер кеше дә юк. “Кайгырма, менә Дарвин кайткач, сиңа да иптәш булыр. Бергәләп командировкаларга йөрерсез”, — дип, гәзитебезнең җаваплы секретаре Лена апа Гамилова гына, (хәзер ул мәрхүмә инде, урыны оҗмах түрендә булсын) минем хәлемә керергә тырыша иде.
Тик Дарвин кайтып өлгерә алмады, 1972 елның ноябрендә минем үземне армиягә алдылар.

Дарвин Ибәтуллин 1952 елның 24 апрелендә Ташкент авылында Кайдәфә һәм Сибәгать Ибәтуллиннарның зур һәм тату гаиләсендә унынчы – төпчек бала булып дөньяга килә. Сибәгать абзый укытучы булып эшли, ләкин Бөек Ватан сугышында алган авыр яралары аны гаилә­сеннән иртәрәк аера. Шул сәбәпле миңа аның белән очрашу насыйп булмады. Ә Кайдәфә апа белән күп тапкырлар сөйләшеп утырдык. Аның тел байлыгы, шаянлыгы соклану тудыра иде. Совет мәктәбендә уку бәхете тәтемәсә дә, ул байтак еллар абыстайдан дин сабагы алган, шуңа тормышта кирәкле барлык догаларны яттан белә иде.
Туган авылында башлангыч мәктәп тәмамлаган Дарвин күршедәге Йосып авылы мәктәбендә — сигезьеллык, Күр­демдә урта белем ала. Нәкъ ул урта мәктәп тәмамлаган елда Уфада полигра­фистларның 1нче һөнәрчелек-техник училищесында фотохәбәрчеләр әзерләү төркеме оештырыла. Район гәзите редакциясе юлламасы буенча Дарвин Ибә­туллин шунда укырга керә.
— Төркемдә 31 кеше идек. Укулар бик югары дәрәҗәдә оештырылды. Со­ңын­нан республика гәзитләрендә эшләп, фоторәссам дәрәҗәсенә күтәрелгән Владимир Фомин, Владимир Карабанов бе­лән бергә укыганым белән бүген дә чиксез горурланам, — дип, ул елларны искә ала әңгәмәдәшем.
Хәрби хезмәтне Дарвин Ибәтуллин стратегик билгеләнештәге ракета гаскәр­ләрендә Баренц диңгезендәге Рыбачий ярымутравында үтә.
“Аяз көннәрдә безнең команда пунктыннан Норвегия ярлары күренеп тора иде”, — ди ул.
Хәрби хезмәттән кайткач, берничә атна мәктәптә — укытучы, берничә ай химия заводында – аппаратчы һәм елга якын халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагында тәэминатчы вазыйфаларында эшләп караганнан соң язмыш мине кабат район гәзите редакциясенә алып килде. Шулай итеп, Дарвин белән бергә эшли башладык. Бу вакытта инде ул Аксәет кызы Елина белән гаилә корырга да, ике катлы кирпеч йорттан ике бүлмәле фатир алырга да өлгергән иде. Кызлары Ләйсән дә тәпи киткән.
Барыннан бигрәк, Дарвин районда “үз кеше”гә әверелгән иде. Аны танымаган кеше юк. Кая барса да күтәреп кенә алалар. Үзе дә һәр кеше белән тиз арада уртак тел таба белә. Яшь вакытымда мин кыюсызрак идем. Кешеләр белән сөйләшергә Дарвиннан өйрәндем, дисәм, һич арттыру булмас. “Сәлам ил батырларына!” – дип сәламли иде ул халыкны. Шуңа үзенә дә “Ил батыры” дигән кушамат ябышып калды.
Өстәвенә, редакциянең бердәнбер транспорт чарасы – “Урал” мотоциклы булып, аның “шафиры” Дарвин Ибәтул­лин иде.
Мин редакциягә эшкә май башында килгән идем. Җәй буе “Урал”да район колхозлары буенча чабып куандык! Иртә белән берәр авылдан урап кайтабыз да, мин тиз генә мәкалә язып тапшырам, Дар­вин ул арада фотоларны өлгертә. Икен­че көнне тагын берәр җәйләүгә иртәнге савымга ашыгабыз. Кайда эш кайный – без шунда!
Менә шулай дүрт ел үткәне сизелми дә калды. 1980 елның сентябрендә мине партия райкомына эшкә чакырдылар. Ре­дакциядән, андагы коллективтан аерылу авыр булды, әлбәттә. Ләкин ул заманда райкомга каршы килү гадәте юк иде.
Унбер елдан соң редакциягә кабат кайтардылар. Бу юлы инде мөхәррир итеп. Бу вакытта илдә дә, республикада да полиграфия тармагы бик нык алга китеп, күп урыннарда компьютерлардан файдалана, гәзит басуның офсет ысулына күчә башлаганнар иде. Ә Тәтеш­ледә исә һаман кулдан хәреф җыюдан ары китә алмаганнар. Яңалыкларны кыю рәвештә кертү өчен типографиягә заман­ча фикерләүче җитәкче таләп ителүе көн кебек ачык иде. Район хакимияте баш­лыгы Фрид Әрмәншин бу вазыйфага Дарвин Ибәтуллинны тәкъдим итте. 1991 елның 20 ноябрендә аны рәсми рәвештә типография директоры итеп расладылар.
Советлар Союзы таркалып, илдә икътисади элемтәләрнең асты-өскә килгән еллар иде ул. Нәтиҗәдә, илдә кәгазь кыт­лыгы башланды. Шул ук вакытта янәшәдәге Пермь өлкәсендә куәтле целлюлоза-кәгазь комбинатлары эшли. Дарвин Сибәгать улы пермяклар белән элем­тәгә керде һәм “Сельхозтехника” район берләшмәсеннән арбалы “КамАЗ” автомашинасы алып китеп, Соликамсктан 15 тонна гәзит кәгазе төяп кайтты. Ул безгә берничә елга җитте. Ул арада илдә тәр­тип урнаштырылып, икътисади бәйлә­нешләр дә кабат тергезелде.
Типографиядәге линотип дигән машинабыз еш кына ватылып, җанга тия иде. Заводларда андый машиналарны чыгару күптән туктатылган, шуңа запас частьләр табармын димә. Дарвин Сибә­гать улы Кодашта туып үскән бер ир-егетнең Мәскәүдә полиграфия складында эшләвен ишетеп кала һәм, телефонын табып, аның белән элемтәгә керә. Мәс­кәүдәге якташыбыз Тәтешле­дәге якташын игътибар белән тыңлый һәм ярдәм итәргә була. Шуннан соң Дарвин Сибәгать улы, бер печатник егетне ияртеп һәм күчтә­нәчкә бал күтәреп, Мәскәүгә юлланды. Аннан исә юл капчыкларына 40 килограмм төрле деталь­ләр төяп кайттылар. Безнең эшләр тагын да хутка китте!
Электән типография гәзит басып, шуннан килгән керем исәбенә генә яшә­гән булса, Дарвин Сибәгать улы өстәмә акча кертү юллары табу мәсьәләсен беренче планга куйды. Пермь өлкәсенең — Куеда, Чернушка, үзебезнең Балтач, Борай, Яңавыл районнарына барып, төрле оешма-предприятиеләрдән бланк­лар басарга заказлар җыеп алып кайтып, аларны кыска вакытта эшләп, кире илтеп бирүне җайга салды. Заказчыларны күбрәк җәлеп итү өчен кайвакыт хәтта бәяләрне киметергә дә туры килде. Кергән өстәмә акча типографиянең матди базасын ныгытуга файдаланылды. Нәтиҗә­дә, Тә­теш­ле типографиясе гәзит басуның офсет ысулына күчте. Моның өчен Дарвин Сибәгать улына, тагын йөк машинасы ка­бинасына утырып, Санкт-Петербург шәһәренә юлланырга туры килде. Андагы заводтан “ПОЛ-35” маркалы гәзит басу машинасы алып кайттылар.
Берзаман халыкта поэтик активлык көчәеп китеп, пенсиягә чыгучы һәр икенче-өченче кеше шигырь яза башлагач, китап бастыруга ихтыяҗ кискен артып китте. Акча кертүнең мондый өстәмә мөмкинлеген файдаланып калмау акылсызлык булыр иде. Тәтешле типография­сендә тиз арада китап басу серләрен үзләштерделәр. Беренче коймак, гадәттә, төерле булучан. Минем район типогра­фия­ләрендә басылган байтак китап күр­гәнем булды. Ләкин аларның барысы да Тәтешледә басылганнан кайтыш иде. Шул сәбәпле, тирә-яктагы районнар иҗат­чылары да китап бастырырга Тәтешлегә йөри башлады. Кыска гына вакытта егермедән артык китап дөнья күрде. Аларның кай­берләре фатирымдагы китап киштәмне дә тулыландырып тора. Китап бастырудан миллионнарча сум акча керде, дип әйтеп булмый, әлбәттә. Әмма иш янына куш булды.
Тырышлык нәтиҗәсез калмады, әл­бәттә. Тәтешле типографиясен югары трибуналардан мактый башладылар. Ә Дарвин Ибәтуллинга “Башкортстан Рес­публикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Бу урында шунысын да искә төшереп үтү урынлы булыр, бу мактаулы исем Башкортстан Республикасы Дәүләт җые­лышының 1998 елның 20 июль карары белән расланды. Дарвин Сибәгать улы аңа республикада беренчеләрдән лаек булды.
2004 һәм 2005 еллардагы хезмәт нәтиҗәләре буенча Тәтешле районы типографиясе коллективы Башкортстан Хөкүмәте Кубогы белән бүләкләнде. Типография директоры булып эшләгән чорда Дарвин Сибәгать улы читтән торып тәүдә техникум тәмамлады, аннары югары белем алды.
Районнарда редакция-нәшрият комплекслары оештыру башлангач, Дарвин Сибәгать улына район гәзите мөхәррире “камытын” да кидерделәр. Бу авыр һәм җаваплы йөкне ул лаеклы ялга чыкканчы тартты.
Эше никадәр мәшәкатьле булуга карамастан, Дарвин Ибәтуллин җәмәгать эшләренең уртасында кайнады. Аның биш чакырылыш рәттән, ягъни 20 ел дәвамында, Югары Тәтешле авыл Советы депутаты булып сайлануы күп нәрсә хакында сөйли. Район үзәгендә яңа төзелүче Саҗидә Сөләйманова, Фрунзе, Болын һәм Парк урамнарында яшәүчеләр аңа шундый олы ышаныч күрсәтте. Ике дистә ел эчендә таләп ител­гән урыннарга күперләр, су торбалары салынды, хәтта электр трансформаторы да яңартылды.
— Үз округымдагы һәр кешенең тормыш-көнкүреш шартларын, гаилә үзенчә­лекләрен – барысын да белә идем, — дип хатирәләре белән уртаклаша әңгә­мә­дәшем.
Ун ел дәвамында районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары вазыйфасын башкарганда да, “Син кешеләр белән уртак тел таба белә­сең”, дип, иң авыр участокларга Дар­­­­вин Ибәтуллинны куялар иде.
Дарвинның шахматка мөкиббән гашыйк икәнен искә алмасам, язмам тулы булмас кебек. Шахмат турнирлары, ка-гый­дә буларак, ял көннәрендә үткәрелә. Дарвин Сибәгать улы, шәхси эшләрен читкә куеп, ул ярышларның һәрберсендә катнашырга тырышты. Нәтиҗәләр дә начар түгел: бер тапкыр — район, өч тапкыр район сабантуе чемпионы булды.
Чын ир-егет йорт салырга, агач утыртырга һәм ул үстерергә тиеш диләр. Елина һәм Дарвин Ибәтуллиннарның гаиләсе районда күпләр өчен үрнәкле булды. Кызлары Ләйсән белән уллары Дамирны тәртипле, эшсөяр итеп үстерде­ләр. Ике­сенә дә югары белем алуда ярдәм итте­ләр. Ләйсән — Югары Тәтеш­ледә, Дамир Уфада төпләнделәр.
Ибәтуллиннар гаиләсе Югары Тәтеш­ле авылының Советлар Союзы Герое Миңнулла Бәдретдинов исемен йөртүче урамында үзләре төзегән иркен матур йортта яши. Җиләк-җимеш бакчалары күпләр сокланырлык. Ибәтуллин­нар яшәгән йорт алдында урамда да ма­тур булып агачлар үсә. Дарвин Сибәгать улы белән Елина Фәрит кызы бүген — дүрт оныкка сөекле дәү әти белән дәү әни. Ал­­­ма агачыннан ерак төшми дигәнне рас­лап, Ләйсәннең улы Руслан Башкорт дәүләт медицина университетының дүр­тенче курсында уңышлы укый. Мәктәп­тә укучы оныклар да яхшы билгеләре белән куандырып тора.

Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре,
Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас