

Бөтен Русиядән номинантлар башкалага килеп җитте дә инде. Алар арасында Дондагы Ростов, Красноярск, Улан-Удэ, Кострома, Казан, Самара, Беларусь Республикасы кешеләре бар.
Чарада, шулай ук, «Голос. Дети» финалчысы Стефания Соколова һәм «Голос-10» тамашасында катнашучы Маргарита Колотилина көтелә.
Ә тантананы Русиянең халык артисты, телетапшырулар алып баручы, «Моя прекрасная няня» сериалы герое Ольга Прокофьева алып барачак.
«Безнең заман герое» юбилей премиясенең җиңүчесен бүген үк беләчәкбез!
Бүләкләү тантанасының туры трансляциясен «Вся Уфа» һәм «БСТ» телеканалларында, яки "ВКонтакте" төркемендә карагыз https://vk.com/wall-23300507_73805
Башлана 19:00 сәгатьтә.
Кешеләрнең изге гамәлләре турында белегез! Безнең арада геройлар бар һәм күп!