-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
26 апрель 2022, 10:15

"Душка кереп басам да рәхәтләнеп елыйм"

Илсөя Бәдретдинованы без көчле итеп күрергә өйрәнгән. Ә чынында исә...

"Душка кереп басам да рәхәтләнеп елыйм"
"Душка кереп басам да рәхәтләнеп елыйм"

"Беренче тапкыр Уфага концерт белән килгәндә залда 17 кеше утыра иде", - дип искә ала Илсөя Бәдретдинова сәхнәгә юл башын. Ә хәзер тырыш, үткер һәм бик талантлы бу җырчыны биредә белмәгән кеше бармы икән? Берничә көн заллар тутырып, искиткеч концерт белән чыгыш ясады ул быел да Уфада.

Җырларыннан да, үзе сөйләвеннән дә язмышы катлаулы икәнен беләбез аның.

- Иң авыр чакларымда душка кереп басып, илерә-илерә елыйм - шул. Хәер, тагын бер ритуалым бар икән - кухнямның тәрәзә төбе киң итеп эшләнгән минем. Тулыша башласам, тәмле яшел чәемне пешерәм, аякларымны күтәреп менеп утырам да, төнге урам белән күзгә-күз калып, үземнең дөньяма чумам. Миңа бу вакытта тияргә ярамый! Нариман кухняга чыгып, мине тәрәзә төбендә күрсә, шундук аңлый: "Әни, синең пәрдә артымы?" - ди дә мин баш кагуга чыгып китә, - ди ул.

Менә шулай, без аны көчле хатын итеп күрергә гадәтләнсәк тә, Илсөянең дә тормышында төрле хәлләр була. "Бар көчеңне җыеп торып бас" җыры да юктан гына тумагандыр шул.

Фото: almet-rt.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: