Филүснең концертларында сез җиңел-җилпе җырлар ишетмәссез.
Бу хакта аның хатыны Эльмира язган.
«Сак булыгыз! Тере тавыш!
Филүснең иҗатын яратучылар аның төп кагыйдәсе бары тик тере тавышка җырлау икәнен яхшы белә. Моның җитди сәбәбе бар. Җырчы үзенең тамашачысы белән гадел булырга тиеш. Җырчы тере тавышка, бөтен күңелен биреп җырлагандагы кәефне һәм энергетиканы башкаручының үзенә дә, тамашачыга да башка бернәрсә дә бирә алмый. Биюче үзе бии бит, пешекче дә үзе пешерә, машина йөртүче дә барысын да үзе башкара. Шуның кебек үк, җырчы да үзе җырларга тиеш.
Тере тавышка профессиональ музыкантларның инструменталь ансамбле дә кушыла. Шуның өстенә, чакырылган кунак буларак килгән артистлар да тере тавышка җырлый.
Әмма сыйфатлы музыка, чын сәнгать әсәрләре белән рухланачаксыз. Филүснең концертларына сәнгатьне, җырларның мәгънәсен аңлаучы тамашачы йөри. Чөнки аның бер генә җырында да урынсыз текст очратып булмый.
Һичшиксез, күңелле концерт. Драйв, татар халык җырларыннан алып, рокка кадәр жанрлар төрлелеге. Рәхәтләнеп көләргә дә (Филүс концертларын үзе алып бара), еларга да (тирән мәгънәле җырлар күп), биергә дә мөмкинлек булачак.
Без беркайчан да сан артыннан кумыйбыз. Безнең өчен концертларның сыйфатлы булуы мөһим», – дип яза Эльмира иренең иҗаты турында.
Ә сез Филүснең кайсы җырын яратасыз?
фото: vatantat.ru, интертат, гаилә архивыннан.