Башкорстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев хәләле Иринага бүген "Җимешем" дип өзелеп тора. Йөзәрләгән хатын-кыз хыялында йөрткән җырчы бердәнберен ничек очраткан?
– Булачак тормыш иптәшемне сәнгать училищесында укып йөргән елларда очраттым. Ул мин яшәгән тулай торакка ахирәте янына килгән иде. Аны күрдем дә, шул ук секундта хатыным буласын аңладым. Ирина белән танышканда дустым белән идем. Танышудан соң аннан: “Безнең балалар Ирина кебек кечкенә буйлы булырмы, әллә миңа охшармы?” – дип сорап куйдым.
Ирина белән дүшәмбе танышкан булсак, тәүге свиданиены пәнҗешәмбегә генә билгеләдем. Нигә икәнен еллар үткәч сөйләдем: сишәмбе көнне бер кызны, чәршәмбе икенчесен озатасы бар иде. Менә пәнҗешәмбе Ирина янына озын кызыл роза тотып килдем дә, шуннан соң аерылышмадык. Биш ел очрашып йөргәннән соң, өйләнештек.
Бер уйласаң, биш ел очрашу бик озак кебек. Әмма бер-береңне вакыт белән сынап карау кирәк. Яшьләргә дә шуны киңәш итәр идем. Өйләнүгә җиңел генә карарга кирәкми. Барлыкка килгән гаиләләр таркалмасын иде. Аерылышу – матур күренеш түгел: кеше язмышы бозыла, әти-әниләр өчен зур стресс... - ди Әнвәр.
Акыллы ирнең һәрбер сүзе - алтын бәясенә.