Иртәнге якта Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Тукай моңнары” Республика конкурс-фестивале финалына узган катнашучыларның чыгышлары булды. Балалар аннан соң остаханәләрдә шөгыльләнде. Быел алар сәхнә осталыгы, вокал, бию буенча оештырылган иде.
Төштән соң бөек шагыйрьнең һәйкәле алдында шигырь бәйрәме оештырылды. Монда теләгән һәркем яраткан шигырен укый алды.
“Нур” театры каршында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынды. Анда Русия Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшева, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Раил Әсәдуллин, мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, Милли мәгариф идарәсе начальнигы Азат Батыршин, Уфа шәһәре хакимиятенең Мәгариф идарәсе башлыгы Елена Хаффазова, Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлназ Мирхәйдәрова, уфалылар һәм шәһәр кунаклары, шагыйрьләр, язучылар, журналистлар катнашты.
Бәйрәм Уфа “Нур” татар дәүләт театры һәм Туймазы татар дәүләт драма театры артистлары катнашлыгында җыр-моң, шигърият кичәсе белән дәвам итте. Ахырда “Тукай моңнары” Республика конкурс-фестивале җиңүчеләрен бүләкләү булды.
Фото: Зөһрә Исламова.