Район гәзите белән дуслык мәктәп эскәмиясеннән үк башланды. Ул вакытта туган авылым Кыңгыр-Мәнәвездән авылдашларым Тәүфыйк Сәлмановның, Миңнехан Шәриповның язмалары гәзит битләрендә еш басылды. Тиздән мин дә тартылдым. Яшь хәбәрче буларак, мин төрле темаларга язмалар җибәрә башладым. Әле дә хәтерлим, минем беренче хәбәрем металлолом җыю турында иде. Кайчагында редакциянең фирма бланкында язылган тынычландыргыч, хәтта илhам өстәүче хатлар килә иде. Узган гасырның 60нчы еллар уртасында бу үзенә күрә беркатлы горурлык иде. Ул чакта авылда “Якты юл” конвертында штамп басылган хат кемгә килә иде әле! Болар барысы да 55 ел элек булды...
Баштагы чорда мин кыска гына мәгълүмати хәбәрләр, аннары мәкаләләр яздым. Башта — күршебез Сабира Саниева турында “Ана йөрәге” (ул елларда “Победа” колхозының алдынгы комбайнчысы Мул-лаәхмәт Саниевның әнисе), аннары — почта хезмәткәре Гайса Җиhаншин, алдынгы механизаторлар Мөхәммәт Әхмәтҗанов, Рәшит Шәрипов, Рифкать Вахитов h.б. турында язмалар. Әлбәттә, мәктәп чаралары турында да. Ул чакта алар бик күп иде: яраткан hөнәренә бөтен күңелен биргән укытучылар, акыллы укучылар, түгәрәкләр, секцияләр эше. Барысы турында язарга тырыштым. Хәтта мин, җиденче сыйныф укучысы, район эшче авыл хәбәрчеләре конференциясендә катнаштым. Бу бик шәп булды!
Сәхнәгә чакырдылар — актив иҗади катнашуым өчен “Рабоче-крестьянский корреспондент” үзәк журналына еллык язылу квитанциясе белән бүләкләделәр. Икенче көнне бу хакта мәктәп линейкасында да хәбәр иттеләр. Күңелле булды. Шуннан соң район гәзитенә сыйныфташым, уку отличнигы Хәниф Латыйпов языша башлады. Вакыт узу белән яшьтәшебез Миңнегали Фәттахов та яза башлады. Без ничектер ярышабыз кебек иде. Әхлакый стимул гына түгел, без бит әле өчәүләп-дүртәүләп гонорар алырга почта бүлекчәсендә чират тордык. 41, 71, 91 тиен — укучы өчен зур шатлык. Бу акчага ничә тапкыр кинога барып була иде! Шулай итеп, без үз вакытыбыз өчен эшлекле яшүсмерләр булганбыз икән.
Бу иң мөhиме түгел иде. Үз фамилияңне гәзит битләрендә күрү мөhимрәк иде. Материалларны җибәреп өлгермим, икенче-өченче көнне аларны гәзиттә эзлим. Әлеге бала-чага беркатлылыгы әле дә дәвам итә. Мәктәптә укыганда хат ташучы Бәhия апаны көн саен көткәнемне хәтер-лим. Мәктәптән кайтуга ук яңа гәзит-журналлар актара башлыйм. Үз язмамны күрсәм, авыз — колакта, әйтерсең лотереяга машина отканмын. Кайчагында әнием: “Башта аша, гәзитләрне аннары укырсың. Югыйсә, икенче юлы аларны яшереп куячакмын”, — дип тирги иде. Шулай итеп, гәзиткә тартылу ерак яшьлектә башланды. Мәктәп елларында минем күп мәкаләләрем республика басмаларында да, хәтта “Советский патриот” үзәк гәзитендә басылып чыкты. Әлбәттә, мин соңрак, башлыча, “Кызыл таң”га яздым. Анда минем хәбәрләрем, мәкаләләрем еш басылды. Тора-бара авылдашларым турында сурәтләмәләрем чыкты. Заданиеләр буенча да материаллар яздым. БДУда укыганда анда стажер булып та эшләдем. Еш командировкаларга да йөрдем. “Кызыл таң”га юл шулай ачылды. Болар барысы да яшүсмерне рухландырды. Хәзер дә, өлкән яшьтә, бу “чирдән” берничек тә котыла алмыйм.
“Якты юл” белән элемтә армиядә дә, 1972-74 елларда Кытай чигендә хезмәт иткәндә дә, дәвам итте. Язмаларымны яраткан “Якты юл” гәзитендә бастырып чыгарулары күңелгә якын булды. Бүген дә хатлар бүлеге мөдире, БАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мария Семенованы “Назлы хатлар, солдат хатлары...” дигән материаллар тупланмасы өчен бик җылы сүзләр белән искә алам.
Башкорт дәүләт университетын тәмамлагач, вакытлыча “Якты юл” гәзите редакциясендә тәрҗемәче булып эшләдем. Дубляж буенча мөхәррир урынбасары Роза Арсланова (Батталова) иде. Без район халык суды бинасында урнашкан идек. Корректор Фәридә Первушина әзер материалларны хәзерге район хакимияте бинасының артында булган иске редакция бинасына илтте.
Чуваш гәзите хезмәткәрләре: мөхәррир урынбасары Анатолий Ильин, Владимир Аптраман, Алексей Павиль (аларның псевдонимы шундый иде), корректор Наилә Сәмигуллина hәм башкалар белән бик теләп аралаштым. Ә хезмәт ветераны, Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты, фотокорреспондент Олег Андреев белән (редакциядә 38 ел эшләде!) кайвакыт командировкаларга чыгып йөрдек. Шуларның берсе, 1980 елның ноябрь ахырында Биккол авылына бару озакка истә калды. Бу көнне hава торышы искиткеч иде. Таң атуга урам буйлап чәчәк hәм тасмалар белән бизәлгән атлар чабып узды, кечкенә кыңгыраулар моңы яңгырады. Гармуннар уйнап җибәрде, өчәрләп җигелгән ат йөртүчеләрнең hәм анда утырырга бәхет елмайганнарның дәртле җырлары яңгырады. Шулай итеп, Биккол авылында традицион “Каз өмәсе” башланды. Безгә атаклы колхозчы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, КПССның 24 съезды делегаты Зәйтүнә Салихованың ишеген шаку бәхете насыйп булды, анда эш кайный, каз түшкәләрен эшкәртәләр иде. Бу эпизодларның барысы да — хәзер инде тарих, үткәннәр турында якты хатирәләр.
Гәзитнең яңа санын чыгарганда, hичшиксез, полиграфистлар белән очраша-сың. Линотипистлар Сәлимә Михеева, Файра Лаврентьеваның (соңрак Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре булды), кулдан хәреф җыючы Мәрьям Мөхәммәтшина, алдынгы басмачы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Флүрә Хөснетдинова hәм башкаларның игелекле карашларын әле дә хәтерлим.
Бу иҗади башлангычның кечкенә чоры булды, әмма ул чактагы бердәм коллектив үзенең игелекле җимешләрен бирде. Кыскасы, район гәзите минем иҗади юлымны яктыртты, күңелемнең күзләрен ачты. Старт мәйданчыгы буларак ул миңа киләчәк геройлар — республиканың, Русиянең, шулай ук аннан читтә яшәүче күренекле шәхесләр белән очрашуларга юнәлеш бирде. Моны соңрак “Өмет”, “Кызыл таң” гәзитләрендә хәбәрче, бүлек мөдире, үз хәбәрчеләр челтәре җитәкчесе булып эшләгәндә сиздем. Вакыт узу белән күпсанлы очерк геройлары минем китапларымда урын алды. Бик зур горурлык белән шуны әйтә алам: мин — Бишбүләк районы турында китап (Казан, 2018 ел) төзүче авторларның берсе. Ә соңгы җыентык — җиденче китап (“Тыңлачы, замандаш, йөрәк тибешемне!” автобиографик повесть белән) үткән елның язында чыкты. Хәзер дә яраткан шөгылемнән аерыласым килми, танылган шәхесләр, якташлар турында Башкортстанның hәм Татарстанның басмаларына язам.
Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ,
журналистика ветераны,
Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләрнең беренче лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.