+8 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 апрель 2022, 16:05

Ришат Төхвәтуллин Борис исемле булганмы?

Ришат Төхвәтуллин “Здравие Алтая” дип исемләнгән реклама гәзитендә үзенең фотосы белән мәкалә күреп шаккаткан.

Ришат Төхвәтуллин Борис исемле булганмы?Ришат Төхвәтуллин Борис исемле булганмы?
Ришат Төхвәтуллин Борис исемле булганмы?

Ришатның фотосы белән Екатеринбург шәһәреннән, имеш, ниндидер Борис хат язган икән. Хатта мондый юллар бар:

“Мин гомерем буе таза булдым. Шуннан комплекслар барлыкка килде. Спорт белән шөгыльләнергә ярамады. Бик каты буыннарым сызлады. Бер тапкыр диета тотып карадым, хәтта берничә килограммга ябыктым да, әмма соңрак югалткан килограммнарыма өстәп, тагын да тазардым.

Бервакыт кулыма сезнең гәзит килеп эләкте һәм мин шунда “Хитохудин” исемле препарат турында белдем. Бу махсус ябыгу өчен капсулалар булып чыкты. Мин дә моны сынап карарга булдым. Беләсезме, 3 курс эчендә 21 килограммга ябыктым! Бөтен кешегә дә бу препаратны тәкъдим итәм!"

Гәзиттә басылып чыккан мәкаләне Ришат Төхвәтуллин күреп, таң калган.

– Бу шарлатаннарга ышана күрмәгез! Мин беркайчан да таза булмадым һәм артык килограммнар булу белән интекмәдем. Әле алай гына да түгел гомеремдә бер тапкыр да болар язган препаратларны кулланып караганым булмады. Соң сез мине беләсез бит инде! - дип язган җырчы.

Фото: "татар тудей"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас