+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
29 апрель 2022, 07:45

Һәркайсының үз репертуары, үз йөзе

Миякә районында эшләп килүче ансамбльләр сәнгатьнең бу төрен тиешле югарылыкта тота.

Һәркайсының үз репертуары, үз йөзеҺәркайсының үз репертуары, үз йөзе
Һәркайсының үз репертуары, үз йөзе



Миякә районының Кыргыз-Миякә авылы Мәдәният сараенда берничә бию коллективы эшли. “Гөлдәр”, “Дим бизәкләре”, “Балкыш”, “Талисман”, “Лилия”, “Шарм” дип аталучы бию кол­лек­тивларының һәркайсының үз репертуары, үз йөзе бар.

“Гөлдәр” үрнәкле бию коллективы һәм “Баек-2017” телевизион конкурсының Гран-приен яулаган “Дим бизәкләре” коллек­тивының җитәкчесе – Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмилә Шәрипова. “Гөлдәр” ансамбле 2009 елдан “Үрнәкле коллектив” исемен йөртә. Бу коллективны, чын мәгънәсендә, “Мия­кә районының йөзек кашы” дип атыйлар. Районда узган бер генә чара да алар катнашлыгыннан башка үтми. “Гөлдәр” халык бию ансамбле бик күп республика, Бөтен­русия, Халыкара конкурслар, фестивальләр җиңүчесе дә.
– Һәр бала үзенчә сәләтле. Аңа бары тик дөрес юнәлеш бирергә кирәк. Сүз дә юк, бию тәртипне, максатчанлыкны һәм армый-талмый эшләүне ярата. Әйе, “Үрнәкле коллектив” исемен йөртер өчен балалардан да, җитәкчедән дә, әти-әниләр­дән дә күп көч, тырышлык, сә­ләт таләп ителә, – ди Рәмилә Рамазан кызы.
“Дим бизәкләре” коллективы М. Абдуллин исемендәге беренче мәктәп укытучыларыннан тора. Аны миякәлеләр “биюче укытучылар коллективы” дип йөртә. Мәктәптә илле­дән артык укытучы эшли, егермесе – шушы коллективта бию белән шө­гыльләнә.
– Безнең коллектив районда Җиңүнең 65 еллыгына багышланган смотр-конкурска әзер­ләнгәндә төзелде. Без ул чакта зона ярышында җиңеп, республика дәрәҗәсендә үткә­релгән бәйгедә катнаштык. Көне-төне диярлек репетиция­ләргә йөрүе­без юкка булмады, без анда җиңү яуладык. Бу җиңү безне илһам­ландырды. Коллектив белән ныклап “Баек” телевизион конкурсына әзерләнә башладык. Сайлау турларын уңыш­лы узып, “Баек- 2017” телевизион конкурсы­ның Гран-приен яуладык. Минем өчен бию – ул күңел һәм гәүдә гармониясе, – диде инглиз теле укытучысы Әлфия Кәримова.
– Биергә кечкенә чагымнан яратам, чөнки ул илһамлан­дыра, үз-үзеңне башка яклап ачарга мөмкинлек бирә. Әйе, бию бик күп көч, тырышлык таләп итә. Шулай булуга карамастан, кеше бию белән яратып шөгыльләнә башласа, ул аңар­дан аерыла алмый.
Бу коллективта аның оешкан көнен­нән бирле шөгыль­ләнәм. Без бик еш чыгыш ясыйбыз, кон­курсларда да катнашабыз. Соңгы елларда, билгеле сәбәп­ләр аркасында, күпчелек бәйге-ләрдә онлайн катнашырга туры килде. Алдагы көнгә планнарыбыз да бар – коллективыбызга ир-егетләр дә килеп, яңа бию куеп, “Баек” конкурсында катнашу. Бу бәйге биючеләр өчен зур тәҗрибә уртаклашу мәй­даны булып тора. Ә инде җиңү тәмен бер тойгач, аны тагын ка­батлыйсы да килә, – диде урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Мин-һаҗева.
Әйтергә кирәк, “Дим бизәк­ләре”ендә шөгыльләнүче укытучылар мәктәп укучылары бе­лән уртак проект та эшләгән. Алар сәхнә киеменең бер өлешен – хатын-кызларның түш япмасын – технология дәресен­дә тегеп, аларны бию кос­тюмнарында куллана.
“Балкыш” үрнәкле бию коллек­тивы­ның җитәкчесе – Светлана Закирова.
– Әлеге бию коллективында туксаннан артык бала шөгыль­ләнә. Алар өч төркемгә бүлен­гән: кече, уртанчы һәм өл­кән. Монда биш яшьтән унҗиде яшь­кә кадәрге балалар йөри. Кол­лективның репертуарын халык биюләре тәшкил итә. Татар, башкорт, урыс, төрек, мари, һинд һәм башка халыкларның биюләрен биибез, – ди Светлана Галләм кызы.
Әйе, бию түгәрәгенә йөрү­челәр әйләнә-тирәдәге гүзәл­лекне күрергә өйрәнә, үз-үзен үстерә, мәдәни яктан тәрбияле була. Бию, шулай ук, физик яктан чыныктыра, йөрешне һәм гәүдәне матурлый, сулыш ритмын яхшыртып, физик көчне арттыра. Биюне коллектив белән башкару балаларда игътибарлылык, оешканлык һәм аралашу әдәбе тәрбияли. Бире­дә чыныгу алган балалар тормыш юлында үз урынын җиңел таба. “Балкыш” үрнәкле бию коллективында шөгыль­ләнүче­ләрнең нәкъ шундыйлар икән­легенә аларның төрле бәйге-конкурсларда бихисап җиңүләре сөйли.
Лилия Галиәкбәрова – “Талисман” һәм “Лилия” төркем­нә­ре җитәкчесе. “Та­лисман” төр­кеменә икенче-бишенче сый­ныфларда укучы кызлар йөри. Бу коллектив та район, республика, Бөтен­русия конкурс­ла­рының дипломнарына ия.
Әмирә Хәсәнова Кыргыз-Миякә 2нче мәктәбендә укый. Бию белән икенче ел шөгыль­ләнә.
– Миңа бию бик тә ошый. Монда яңа дуслар таптым. Сәхнәдә чыгыш ясарга да яратам. Безнең коллектив Салават, Уфа, Мәләвез шәһәрлә­рен­дә дә чыгыш ясады, – ди Әмирә.
Илвина Хәертдинова белән Динә Борханова Кыргыз-Миякәнең беренче мәк­тәбендә укыйлар. Кызлар икесе дә бию белән бик теләп шөгыльләнә. Илвина: “Киләчәктә биюче буласым килә”, – дисә, Динәгә балериналар ошый, шуңа күрә дә бию түгәрәгенә теләп йөри.
“Лилия” коллективын халыкта “биюче табиблар” дип тә атап йөртәләр.
– Коллектив тупланган чакта аның күпчелеген район дәваха­нәсендә эшләү­че туташ-ханымнар тәшкил итә иде. Шуңа күрә дә халык теленә без шулай кереп калдык. Ә бүген инде коллективка төрле һөнәр ияләре һәм төрле мил­ләт вәкилләре теләп йөри. Репертуарыбызда урыс, татар, башкорт, якут, казах, осетин ха­лыклары биюләре бар. Быел “Баек” телевизион конкурсы­ның беренче этабын уңышлы үтеп, әлеге вакытта икенче тур­га әзерләнәбез, – ди Лилия Галлә­метдин кызы.
“Шарм” бию коллективына, район үзәгендә яшәүчеләрдән тыш, Җилдәр, Миякә-Тамак, Әнәч, Ярлекәү, Родниковка авылларыннан да балалар килеп йөри. Коллектив белән эшләүдә үз бурыч­ла­рының берсе итеп Гөлия Мөдәрисова бала­ларның хореография сәнга­тенә карата кызыксынуын үстерүне куя, шуның белән профессиональлек һәм артистлык осталыгына өйрәтә. Бу коллектив та – бик күп район, республика, төбәк, Бөтен­русия, Халыкара бәйгеләр­нең дипломантлары һәм лауреатлары.
Әйткәндәй, “Шарм” бию кол­лективы-ның җитәкчесе Гөлия Равил кызы 2017 елда “Баек” республика телевизион проектында өченче дәрәҗә дипломант бул­ган.
– “Баек” конкурсында дипломант булуыма шатмын. Мин легендар хореограф Җангали Вахитов салган “Җиз үкчә” биюе белән чыгыш ясадым. Аны сәх­нәгә Светлана Галлә­мова куйды. Халык биюләре аерым кыйммәткә ия. Аларда халыкның тормыш-көнкүреш үзенчә­лек-ләре, тарихы, гореф-гадәте чагыла. Тагын халык­ның матурлыкны ни дәрәҗәдә нечкә тоя белүен дә күрсәтә, – ди Гөлия Равил кызы.
Җәмгыятьтә биючеләрне үз-үзләре­нең тотышыннан тиз танып була. Гадәттә, алар шат күңелле, һәрчак яшь, ә буй-­сыннары нәфис. Бүгенге мәка­лә ге­рой­ларының да һәркайсы нәкъ шундый.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Миякә районы.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас