Соңгы вакытта дөнья хәлләренең катлаулануы, ковид чире нәтиҗәсендә якыннарыбызның, күренекле шәхесләребезнең арабыздан китүе күңелне әрнетсә дә, кайгы-көенечләре, шатлык-сөенечләре белән тормыш дәвам итә. Һәм, әйтергә кирәк, ул матур, эшле һәм ашлы булып дәвам итә. Нинди заманда да нәфис сүз, дәртле бию, җыр-моң халкыбызга яшәү көче өстәүче кыйммәтләр булган, булып кала. Күптән түгел Бәләбәйдә узган “Халкым хәзинәсе” татар мәдәнияте фестивале шушы хакыйкатьне янә дә раслады.
Төрле яшьтәге балалар һәм өлкәннәр сәхнә тоткан әлеге күркәм чара быел, Русия халыкларының мәдәни мирасы елында, муниципаль дәрәҗәдә өченче тапкыр оештырылды. Дүрт номинациядә чыгыш ясаучылар саны былтыргыга караганда азрак булса да, чыгышларның сыйфат ягыннан елдан-ел яхшырак була баруы шатландырды.
“Җыр” номинациясендә ике төркемдә (балалар һәм өлкәннәр) чыгыш ясаган ялгыз җырчыларның да, вокаль төркемнәрнең дә халык җырларын сайлавы, милли киемнәрдә сәхнәне балкытуы күңелгә хуш килде. “Арча читекләре”, “Ай җаный, вай җаный”, “Таң җыры”, “Баламишкин”, “Ай былбылым”, “Сагыну”... Әнә нинди гүзәл җырлар тыңлап кинәндек без бу көнне. Татар гимназиясе укучысы Диләрә Нартдинова “Яшьлегем хисләре” җырын башкарып, моңлы тавышы белән әсир итте. Ә “Урал батыр” милли мәдәни үзәге хезмәткәре Эльмира Маликова башкаруында яңгыраган “Сөембикә” җыры иң югары сәхнәләрнең дә кабатланмас бизәге булыр иде. Гаять катлаулы әсәрне профессионал дәрәҗәдә башкарып, җырчы барысын да таң калдырды, жюри әгъзалары бертавыштан нәкъ аны Гран-прига лаек дип тапты.
“Хореография” номинациясендә ялгыз, шулай ук күмәк биюләр дә булды. Балалар бию коллективларының күбесе Бәләбәй татар гимназиясенең сәнгать бүлегеннән иде. Әле остарасы да остарасы, шомарасы да шомарасы булса да, балаларның сәхнә тутырып биергә чыгуы (кызлар гына түгел, ә малайлар да!) үзе үк зур уңыш дияр идем. Ә гимназия укучысы Эльвина Шәйгарданова “Татар кызлары биюе”н башкарып, күпләрне бию сәнгатенә дә, үзенә дә гашыйк итте.
Гомумән, татар гимназиясе коллективы фестивальдә катнашуга җитди карый, аның укучылары бөтен номинацияләрдә дә чыгыш ясады, төрле призлы урыннарга лаек булды. Гимназия директоры Дамир Хәбибрахманов, сәнгать бүлеге җитәкчесе, җыр һәм музыка укытучысы Тимерхан Әхмәтов, бию сәнгате укытучылары Энҗе Баһаветдинова, Әлфия Меркулова милли мәдәниятебезгә карата сөю тәрбияләү, укучыларның җыр-моңга, биюгә сәләтен ачу-үстерү җәһәтеннән күңел биреп эшли, рәхмәт аларга.
Баженово авыл мәдәният йортыннан өлкән яшьтәге Алия Шәймөхәммәтова “Су юлы” биюен башкарып, яшьләргә чагу үрнәк күрсәтте.
Уен коралларында уйнау җәһәтеннән (“Инструменталь иҗат” номинациясе) Приют посе-логының 2нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышы тик мактау сүзләренә лаек. Кече яшьтәге балаларны туплаган “Күңелле ноталар” ансамбле сигез төрле уен коралында “Карабай” көен ничегрәк уйнады! “Шатлык” кашыкчылар ансамбле татар җырларына попурри уйнап хәйран итте. Бу мәктәптән чарада катнашкан урыс малайлары да тальянда, баянда татарча уйнап сокландырды. Үз халкыбызның милли мәдәниятенә битараф булмаган, үз эшенә гашыйк Рәсилә Димеева, Гүзәл Сафиуллина, шулай ук Наталья Ершова кебек музыка укытучылары йөзеп эшли шул анда. Бәләбәй музыка мәктәбеннән катнашучыларның булмавы борчылдырды, әлбәттә. Өлкәннәрдән Баженово авыл мәдәният йорты җитәкчесе Әдһәм Шәймөхәммәтовның гармунда авыл көйләрен сыздыруы йөрәкләргә май булып ятты.
Быел “Нәфис сүз” номинациясендә чыгыш ясаучылар аз булды. Татар гимназиясе укытучысы Әлфия Меркулова Рафаэль Сафинның “Кыр казлары” шигырен йөрәкләргә үтәрлек итеп сөйләсә, милли үзәк хезмәткәре Нәзирә Фәрхетдинова “Гаилә бу” шигырен сөйләп көлдерде.
Әлбәттә, медальнең ике ягы булган кебек, чараның күңелне кырган яклары да булмады түгел. Әйтик, авыллардан катнашучылар бик аз булды.
Фестивальнең максатлары изге һәм зур: татар мәдәнияте традицияләрен саклау, туган телебезне үстерү, талантлы яңа башкаручыларны ачыклау, шулай ук дәүләт, коммерция, җәмәгатьчелек структуралары игътибарын мәдәниятебезне саклауга, яшьләр иҗаты проблемаларына җәлеп итү. Бу максатка ирешү бик зур тырышлык, даими хезмәт таләп итә. Әмма шунысы бәхәссез – халкыбыз җыр-моң ярата, сәхнә сәнгатенә мөкиббән. Ә монысы — иң мөһиме.
Фестивальне оештыручыларның берсе, “Урал батыр” милли-мәдәни үзәге директоры урынбасары, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрне Илдус Разетдинов киләчәккә тагын да зуррак өметләр баглый.
– Халкыбызның җәүһәр, якутлардан да кыйммәт мәдәни мирасын күрсәтүче, баетучы, кадерләүче бу фестивальне республика дәрәҗәсенә чыгарасы иде. Күрше-тирә Ярмәкәй, Бишбүләк, Туймазы һ.б. районнардан да килеп, сәхнә осталары – үз талантларын, ә без үз милли мәдәниятебез үрнәкләрен күрсәтсәк, бик яхшы булыр иде. Тәҗрибә уртаклашыр, бер-беребез өчен шатланыр, бер-беребезне баетыр идек, – диде ул.
Зәйфә Салихова,
жюри әгъзасы.
Бәләбәй районы.