+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
30 апрель 2022, 16:33

“Туган тел” конкурсы быел да гөрләп узды

Әлеге җыр бәйгесендә катнашучылар саны елдан-ел арта, аңа моң сөючеләр респуб­ликабызның төрле районнарыннан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә җыела. Быел Дүртөйле Мәдәният сарае сәхнәсендә, башкортстанлылар белән беррәттән, Татарстан, Мордва, Чувашстан республикаларыннан да талантлар чыгыш ясады. Башкалабыз Уфа, Нефтекама шәһәрләреннән, Туймазы, Яңавыл, Бишбүләк, Балтач районнарыннан катнашучылар аеруча күп булды.

“Туган тел” конкурсы быел да гөрләп узды“Туган тел” конкурсы быел да гөрләп узды
“Туган тел” конкурсы быел да гөрләп узды
“Туган тел” җыр бәйгесендә үзешчәннәр дә, профессионал артистлар да көч сынашты. Әлбәттә, һәр төркемдә үз җиңүчеләре билгеләнде. З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы профессоры, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев рәислегендәге жюри составында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, композитор, “Туган тел” конкурсы проекты авторы Алик Локманов, җырчы, композитор Илдар Халиков, Уфа сәнгать училищесының “Вокал сәнгате” белгечлеге буенча фән-цикл комиссиясе рәисе Римма Садыйкова, Республика халык иҗаты үзәгенең вокал-хор жанры буенча әйдәүче белгече, конкурс координаторы Наталья Кондакова эшләделәр.
Бәйгедә катнашучылар өчен “Туган тел” бик дулкынландыргыч чара булса, тамашачылар хәтеренә ул зур, матур, чын татар моңы белән сугарылган концерт булып уелды. Ә фестивальнең Гран-приена Чувашстаннан талантлы, яшь җырчы Илнар Хисамов лаек булды.

Фото: Булат Шакиров

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас