

Кичә, 29 апрельдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Башкортстанның халык артисты Зифа Нагаевага, күпъеллык иҗади хезмәте һәм музыка сәнгате үсешенә салган зур өлеше өчен, "Татарстанның халык артисты" исеме бирелү турында Указы дөнья күрде.
Аны беренчеләрдән булып Яр Чаллы шәһәрендәге концертында Ришат Төхвәтуллин котлады. "Әлегә беркем дә белми, беренчеләрдән булып сез ишетәсез", - диде ул тамашачысына һәм зал көчле алкышларга күмелде.
Моңа кадәр Зифа Вәли кызының Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемнәре дә бар иде.
Аның "Кызыл таң"ның тугры дусты дигән мактаулы исеме генә ни тора!
- “Кызыл таң” гәзитенә ихтирамым - балачактан - ди ул. - Үземне белгәннән башлап ул безнең өй түрендә олы кунак булды. Соңыннан шигырьләрем биредә дөнья күрде, үзем турында мәкаләләр басылды. Бүген дә мин яраткан гәзитемне кулга алу белән, аның аша бөтен укучылар белән исәнләшәм, үткәннәргә кайтып киләм, киләчәккә күз салам. Гәзитнең эчтәлеге укучыга менә шундый кабатланмас мөмкинлекләр бирә. Гасырларга сузылган гомере тагын да озынрак булсын яраткан гәзитебезнең!
Зифа Нагаева белән бер сөйләшүдә аның 500дән артык җыры барлыгын ачыкладык. Алай гына түгелдер... Чишмәдән саф су ургылып чыккан кебек таша бит аның күңелендәге моң. Ул тынмасын, чишмә саекмасын, алкышларга, балкышларга күмелеп яшә, Сандугач!