Бу эфирның төп алып баручыларының берсе - Русиянең халык артисты Николай Цискаридзе. Май бәйрәмнәрендә ул тамашачыларга бик ошаячак - Цискаридзе яхшы белемле, йолдызлар һәм тамашачылар белән уртак тел таба белә. Иң мөһиме - Цискаридзе бик яхшы импровизацияли. Шуңа күрә эфир бик яхшы чыгачак.
"Сегодня вечером" дип аталган шимбә күңел ачу телетамашасын йолдызлы кунаклар белән төшерәләр: төрле темалар буенча фикер алышалар. Телетапшыруның беренче алып баручысы Андрей Малахов булды, аннары тамашаны Максим Галкин һәм Юлия Меньшова алып бардылар. Әмма соңгы берничә елда Максим Галкин ешрак эфирга Юлиясез чыкты.
Күпләр студиядә Юлия Меньшованы күрергә өмет иткән. Әмма артистканың хәзер студентлары, спектакльләре бар, тик Меньшова киләсе эфирларда пәйда булырга мөмкин.
Фото: vladtime.ru