+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Машинасы тулы буш банка...

Атказанган җырчы булып беткәч кенә... Нишләгән бу Илсөя?!

Машинасы тулы буш банка...Машинасы тулы буш банка...
Машинасы тулы буш банка...

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә, без - авыл балаларының шәһәренкеләргә бик аңлашылмый торган гадәте турында язган. Ә барысы да бер тамашачысы сәхнәгә подноска салынган чәк-чәк алып менгәч башланган...

«Дөрес әйтәләр инде... Кешене авылдан тартып чыгарып була - авыллыкны кешедән юк!
Гадәткә кергән... Күчтәнәч салып килгән савытны, банканы (крышкасы белән бергә обязательно) кире кайтарыштан. Концертларга күчтәнәч алып киләләр дә, шул савытлар өчен, бигрәк тә шуны биреп җибәргән хатыннарның нервасы өчен үзәк өзелә.
«Иииии китте инде табам белән банкам … чуртууууу…» - дип калалардыр төсле.
Җыям мин... Ташларга кулым бармый. Авыл кызы! Шалтыр-шолтыр машина тулы банка алып кайтам. Поднослааар… Йомырка савытларын да ташламыйм. Пакетларны да. Авылга алып кайтам, кирәге чыгар!!!
Сездә дә шулаймы ул?»

Шулай инде! Кыш буена киптергән икмәк сыныклары, чебеш астына җәяргә гәзитләр, мунчага ут куярга - кәгазь, бәрәңге утаганда кияргә ярар дигән күлмәк-ыштан... Авылны бездән этеп тә, төртеп тә, утлы кисәү белән яндырып та чыгарып булмый шул.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас