+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Зөфәр Билалов ни өчен сәхнәдән киткән?

Бу сорауга Зәйнәп Фәрхетдинова җавап биргән.

Зөфәр Билалов ни өчен сәхнәдән киткән?Зөфәр Билалов ни өчен сәхнәдән киткән?
Зөфәр Билалов ни өчен сәхнәдән киткән?
Җырчы Гадел Әхмәтҗановның "Гадел әңгәмә" тапшыруында катнашкан.

"Зөфәр абыең: «Юк әле, мин сәхнәгә, гастрольләргә чыкмыйм. Теләсәң, үзең тырышып кара», - диде. Күңелемнең һаман җырдан китә алмаганын белә бит ул.

- Ә хәзер сәхнәгә чыгарга теләмиме?

- Чакырганда җырлый, дуэтларыбызны башкарабыз. Ул бит - җырчы кеше. Барыбер күңелендә, беренче чиратта, җыр аның. Сәхнәдә булмаса да, өйдә баянда уйнап җырлый. Мине үзенә шулай гашыйк иттерде дә инде ул. Укыган вакытта баян күтәреп керә иде дә, «Ал Зәйнәбем»не җырлый иде.

Әлегә Зөфәр үзе җырламаска тели икән, димәк, бу - аның карары. Димәк, аның бүтән эш белән шөгыльләнәсе килә. Дуэтларыбыз туктамас ул, Аллаһ боерса. Җырлар чыгып тора, башкарабыз. «Сөю җыры» дигән җырны башкардык менә. Көтмәгәндә генә репертуарга килеп керде".

Фото: Татар-информ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас