Алла Пугачеваның якын дусты Александр Левенбук белдерүенчә, артистка Русиягә кайтырга ниятли.
Аның сүзләренә караганда, Израильдә ул якынча көзгә кадәр булачак. Ул билгеләп үткәнчә, Пугачева иленнән бөтенләй китәргә ниятләмәгән, монда ул - хөрмәтле һәм абруйлы кеше. "Ул сүзләрен җилгә ташламый, димәк, кайтачак", – ди Левенбук.
Йолдыз ире белән кайтамы, әллә үзе генәме - аныкланмаган. Искәртеп узабыз, "Украинада махсус операция" башлангач, гаилә Израильгә китте. Артист гаиләсе белән бергә анда аена 1 миллион сумга вилла арендалый.
фото: "Жизнь"