+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Кем кемне ныграк ярата?

Илдар - Гүзәлнеме, Гүзәл Илдарнымы?

Кем кемне ныграк ярата?Кем кемне ныграк ярата?
Кем кемне ныграк ярата?
«Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп кенә» тапшыруында Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов, ачылып китеп, мәхәббәт турында сөйләде.

- Эллари мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген белә. Ни өчен дигәндә, ул әнисе белән безнең үзара мөнәсәбәтләрне күреп үсә. Безнең бер-беребезне яратканны белә. Балалар мәхәббәтне, ата-ананың бер-беренә карата хөрмәтен күреп үсәргә тиеш. Шул очракта гына аларның гаиләләрендә дә шундый ук мөнәсәбәт булачак, - диде ул, Эллариның мәхәббәт турындагы соравына җавап турында сүз чыккач.
 
Мин үзем Гүзәлне ныграк яратам дип әйтер идем. Ә менә Гүзәлдән сорасагыз, ул: «Мин Илдарны ныграк яратам», - диячәк. Ә, бәлки, Илдар мине ныграк, дип тә әйтер. Ләкин беренче вариантны әйтер кебек, мин Гүзәлне бик яхшы беләм, – дип шаярткан җырчы.

Фото: agryz-rt.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас