+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гүзәл Әхмәтова ни өчен ире белән аерылышкан?

Бүген җырчы кечкенә кызы Амалияне тәрбияли.

Гүзәл Әхмәтова ни өчен ире белән аерылышкан?
Гүзәл Әхмәтова ни өчен ире белән аерылышкан?

Гүзәл Әхмәтованы күпләребез яратып тыңлый. Әмма, башка артистлар кебек үк, ул шәхси тормышы белән уртаклашырга яратмый. Шулай да аның турында имеш-мимешләрнең тынганы юк.
Бүген җырчы кечкенә кызы Амалияне тәрбияли. Аның әтисе турында мнә ниләр сөйли ул.
"Амалия әтисе белән аралашып тора. Баламның әтисен дошман итеп күрмим. Без бит Рәфис белән бик тиз өйлнештек. Артист кеше белән яшәү авыр. Аны аңлыйм - мин бит ике яшьтән сәхнәдә.
Гаилә тормышына үземне багышламадым дип тә әйтә алмыйм. Гаиләне дә, сәхнәне дә алып бардым. Нигә аерылыштыгыз, дип сорасагыз, иремнең дә, минем дә төгәл җавабыбыз юк. Ташлашмадык та без. Язмыш шулай кушкандыр. Кызыбыз өчен иремә рәхмәтлемен. Ул аның янына гел килә. Кызганыч, әмма гаилә булып кала алмадык. Алдагысы әйбәт булсын. Үземне бәхтле кеше саныйм", - ди ул.

Фото: mobillegends.net

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: