+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Күзләр генә тигәндер...

Бу көннәрдә Гөлназ Асаева бик борчулы.

Күзләр генә тигәндер...
Күзләр генә тигәндер...

Җырчы Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдиновның кызлары Динәгә күз тидергәннәр. Сабый төне буе йокламаган, минут саен уянып, көйсезләнеп чыккан.

"Мин моны күз тидергәннәр дип кенә уйлыйм, чөнки кичә паркта Динә чып-чын йолдыз булды. Бөтен кешегә дә елмайды, үзенчә аралашты, аңа сокланып карамаган кеше калмагандыр. Дөресен әйтергә кирәк, моңа кадәр күз тиюләргә ышанмый идем. Ашарына да, эчәренә дә биреп карадык, бәлки, теше чыгадыр дип, теш казналарына мазь сөрттем. Берни дә ярдәм итмәде", - дип сөйли Гөлназ социаль челтәрләрдә.

Гөлназның тагын бер яңалыгы бар. «Дөбер-шатыр җырлар арытты. Барысы да бертөрле. Бүген үземнең яңа җырымның өзеген куям. Тыңлап карарсыз. Һәр тыңлаучымның күңелендә урын алыр дип ышанып калам. Бу җырга салынган мәгънә һәм моңны нәкъ менә мин сезгә җиткерсен өчен язылган җыр кебек. Мактана дип уйламагыз, күңелем бик якын итте», – дигән ул «Беренче мәхәббәт» җыры турында. Ә сез ишеттегезме әле?

Фото: интертат

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: