+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Шагыйрә Фәния Габидуллинаны якташлары зурлады

Дүртөйле районы Советы Президиумы карары белән төбәкнең мәдәниятен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен каләмдәшебез, билгеле журналист һәм шагыйрә Фәния Габидуллина “Дүртөйле районы алдындагы хезмәтләр өчен” билгесе белән бүләкләнде.

Шагыйрә Фәния Габидуллинаны якташлары зурлады
Шагыйрә Фәния Габидуллинаны якташлары зурлады

“Кызыл таң” гәзитендә 28 елдан артык хезмәт куйган, аннары Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе булган, Фатих Кәрим, Мәҗит Гафури, Наҗар Нәҗми исемендәге премияләр лауреаты, Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Фәния Габидуллина - республикада һәм аннан читтә киң танылу алган журналист һәм шагыйрә.

Бүләкне Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов тапшырды.

- Минем эшләремне югары бәяләгәннәре өчен якташларыма зур рәхмәт! – ди Фәния Габидуллина.

Каләмдәшебезне лаеклы бүләге белән ихлас котлыйбыз!

Фото: Дүртөйле районы хакимияте

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: