+26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Баянчы, курайчы һәм... өшкерүче

Виртуоз музыкант Ринат Вәлиевны кем генә белми икән?! Ә аның сихерчеләр белән аралашуын, өшкерү сәләтенә ию булуын күпләр белми. Каян килгән аңа бу сәләт?

Баянчы, курайчы һәм... өшкерүче
Баянчы, курайчы һәм... өшкерүче

— Дәвалау сәләте нәселдән килә, - дигән ул үзе бу хакта. - Әтинең әнисе Хәдичә әбине авылда өшкерүче буларак беләләр иде. Аны яхшы хәтерлим.

Безнең күрше йортта әтинең энесендә яшәде. Бик үзенчәлекле иде ул, Мәскәүдән алып кайткан иң тәмле казылык, балык, сырларга исе дә китмәде. Бары улы чалган корбан итен генә ашый иде. Тоз кулланмады. 96 яшькә кадәр яшәде. Күп нәрсәне аннан өйрәндем. Икенче әбием гел Аллаһка зекер әйтә иде. Янына кунакка киләсең, кулында дисбе булыр, зекерен әйтеп бетермичә синең белән сөйләшмәс. Башы белән генә ымлап, керергә кушар да, 5-10 минуттан соң, укып бетергәч: “Исәнме, улым”, — дияр. Шуларны сеңдереп үскәнмендер инде.

Балаларымны гел үзем өшкерәм. Еш кына артистлар, күрше-тирәдәгеләр сабыйларын алып килә. Элек олыларны да өшкерә идем, хәзер бик алынмыйм. Чөнки бу — җаваплы эш. Казанда бозым чыгаручы, өшкерүчеләр белән элемтәдә торам. Миңа ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрне шуларга юллыйм.

Соңгы ун елда кешеләрне төрле традицион булмаган алымнар белән дәвалыйм. Файдасын күрәләр. Бу шөгыль үземә дә канәгатьлек хисе, энергия бирә. Үземнең кешегә кирәклегемне тоям.

Талантның кырлары күп, юкка гына аны җәүһәр белән чагыштырмыйлар икән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: