+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хәния Фәрхи исемендәге бәйге узачак

30 майда Тәтешле районында татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр димә...» дип аталган халыкара фестиваль-конкурсы узачак.

Хәния Фәрхи исемендәге бәйге узачак
Хәния Фәрхи исемендәге бәйге узачак

Фестиваль-конкурс 30 май көнне Югары Тәтешле авылы Мәдәният сараенда үтәчәк. Гала-концерт 27 июльдә Казанда узачак, дип хәбәр итә Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Проект Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлеген мәңгеләштерүгә, шулай ук музыка сәнгатен үстерүгә һәм пропагандалауга, сәләтле яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, аларның һөнәри осталыгын үстерү һәм камилләштерү өчен шартлар тудыруга, республика, федераль һәм халыкара дәрәҗәдә башкорт һәм татар милли классик традицияләрен үстерүгә һәм алга этәрүгә юнәлтелгән.

Конкурс ике яшь категориясендә үткәрелә: 20дән 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәк. Катнашучылар Хәния Фәрхи репертуарыннан бер әсәрне башкара. Үзешчән һәм профессиональ артистларга жюри аерым бәя бирә. Махсус вокал белеме булганнар; музыкаль урта махсус уку йортларының вокал бүлекләренең III-IV курслары һәм музыка югары уку йортларының вокал бүлекләренең I-V курс студентлары профессиональ нигездә эшли.

Конкурста Русиянең башка төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән теләгән һәркем катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен быел 20 майга кадәр түбәндәге электрон почтага гариза җибәрергә кирәк: farhi.konkurs@mail.ru
Нигезләмә Башкортстан Мәдәният министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Фото: ugra-prezent.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: