Биш яшендә гармун уйнарга өйрәнгән.
Гармун, баян, курай һәм фортепианода уйный белә.
Тәүге һөнәре - аяк киеме тегүче.
Эстрадага килгәнче аяк киеме төзәтүче, массажчы, автомобиль юуучы булып эшләгән.
10 ел тамада булган. 9нчы сыйныфтан бирле җырлар иҗат итә. Тәүге хит җыры - "Язмыштан узмыш юк" 2003 елда язылган.
Бер сезонга 7-8 пар аяк киеме туздыра. Бу хакта «tatar_estrada» телеграм каналы хәбәр итә.
Фото: "Сөембикә" журналы