Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артитсты Гүзәл Уразованың тормышын социаль челтәрдәге видеолардан күреп була. Чираттагысы - бакчадан. Аны ире Илдар Хакимов төшерә.
«Бакча сезонын ачтык. Суганны утырттык, хәзер кишер утыртабыз. Монда әле эш...» - ди Гүзәл.
«Кәбестә утыртырга кирәк, кәбестә кыйммәтләнгән. Әйдә, быел карбыз утыртабыз», – ди Илдар.
«Кәбестәне карарга кирәк бит. Әллә карбыз утыртыйкмы? Виртуаль дуслар да «утыртыгыз, үсә» дип язды», – ди җырчы.
Җырчының социаль челтәрдәге дуслары карбыз утыртырга кушкан. «Җәй эссе булса бик яхшы үсә, курыкмыйча утыртыгыз», «Без ел саен утыртабыз», - дип комментарийлар калдырганнар.
Җәй ничек булыры шикле әлегә. Әмма бер капчык "әлшәйский" кәбестәсез калдырмабыз, борчылма, Илдар.