+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мәгърифәтчеләре бар халык...

Башкортстан тарихында Гали Чокрый, Гарифулла Киеков, Мифтахетдин Акмулла кебек мәгъри­фәт­челәр дә аз булмаган. Аларны халык гайре табигый, хәтта тылсым сыйфатларына ия затлар дип исәпләгән. Түбән­дә без шундый кешеләр хакындагы риваять­ләрне туплап бирергә булдык. Алар һәммәсе дә Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мә­дә­нияте кафедрасының фольклор фондында саклана.

Мәгърифәтчеләре бар халык...
Мәгърифәтчеләре бар халык...


Әллә бүкән үскән, әллә түшәм төшкән

Көннәрдән бер көнне Гали Чокрый кич белән мәдрәсәгә шәкертләргә дәрес укытырга бара. Шунда моны сынап карарга теләүче шәкертләр, сизәрме-юкмы икән бу диеп, ул утырасы бүкән астына юка гына кәгазь кисәге куялар. Гали Чокрый утыргач, бер идәнгә, бер түшәмгә караган да:
– Әллә бүкән үскән, әллә түшәм төшкән, – дип, капшап, астындагы кәгазьне алып куйган. Хәзрәтнең шундый сизгерлегенә мәдрәсә­дәге барча шәкертләрнең исе киткән.
(1984 елда Тәтешле районының Иске Чокыр авылында Салават Мөхәммәтнуров язып алган.)

Киез каталар

Бервакыт мәҗлескә җыелган авыл картлары Гали Чокрыйдан:
– Синең һөнәрең бар диләр, әйдә, күрсәт әле, – дип үтенгәннәр.
– Ярый, – дигән, – ачуланмасагыз күрсәтәм. Әнә, күрәсезме? – дип, мичкә төртеп күрсәткән. Ә анда мәҗлескә килүче картларның киез каталары киптерергә куелган икән. Шунда картлар ни күрсеннәр, мичтә каталар түгел, үрдәк­ләр йөзеп йөри! Шулчак Гали Чокрый:
– Үрдәкләрне чалыгыз! – дигән.
Арадан берсе тиз генә пычак эләктереп алган да үрдәкләрне берәм-берәм чала башлаган. Инде барысын да тотып чалып бетерсә, ни хикмәт, үрдәкләр юкка чыккан, ә барлык киез каталарның да башлары кисек, имеш.
Картлар тәмам аптыраганнар, уфтанганнар да, хәзрәттән:
– Ничек шулай эшли аласың, өйрәт әле безгә дә, – дип үтенгәннәр. Гали Чокрый:
– Җиде карлыгач итен мичкә куеп, ябык савытта, парда пешереп ашарга кирәк моның өчен, – дип җавап биргән, ди.
(1984 елда Тәтешле районының Иске Чокыр авылында Салават Мөхәммәтнуров язып алган.)

Сез бара торыгыз, мин хәзер җитәм

Имеш, Ирәкте авылы тегермәнен Гали Чокрый будырткан.
Шулай тегермән буасын буып ятканда, хаҗ кылырга бару өчен, Гали янына берничә юлдашы килеп җитә дә моны юлга чыгарга ашыктыра башлыйлар.
– Сез, әйдә, үзегез бара торыгыз. Мин бу те­гер­мәнне буып, онын ашап кына китәм әле, – дигән Гали иптәшләренә.
Бер-ике айдан соң тегеләр хаҗга барып җитә­ләр. Ни күрсеннәр, алар килүенә Гали инде шунда иптәшләрен көтеп утыра, имеш.
(1984 елда Тәтешле районының Иске Чокыр авылында Салават Мөхәммәтнуров язып алган.)

Хәзрәт чишмәсе

Әтисе Гали Чокрый турында Гарифулла Киеков болай ди: “Әткәй үзләреннән 15 чакрым ераклыктагы Күрдем авылы басуы артында, кап-кара урман эчендә бер кечкенә акланга барып чыга. Анда сазлы җирдән чишмә аккан була. Ул чишмәне чүп-чардан тазарта. Тәһарәтен яңарта, Коръән укый”.
Чишмә ярында 1874 елда умарталык төзелә башлап, өч елдан соң эш тәмамлана. Анда ел саен мәҗлес оештырыла. Хатын-кызларны – хатын-кыз, ирләрне – ир-егетләр хезмәтләндерә. Бу мәҗлестә галимнәр дә, суфыйлар да, фәкыйрь­ләр дә катнаша. Чишмә Гарифулла хәзрәт истә­легенә “Хәзрәт чишмәсе” дип атала.
(1984 елда Тәтешле районының Иске Чокыр авылында Салават Мөхәммәтнуров язып алган.)

Хуҗа ярдәме

Бервакыт Аксәет авылыннан бер карт белән карчык, дөнья куйган кардәшләрен җирләү өчен, Чургылды авылына барырга чыкканнар. Иске Чокыр авылына җиткәч, Гали хәзрәткә чәй эчәргә кергәннәр. Чәй эчеп, бераз ял итеп алгач, юлчылар яңадан юлга җыена башлаганнар.
Гали хәзрәт аларга:
– Туктагыз, ашыкмагыз әле, ике бүлем намаз гына укып алыйм, курыкмагыз, кояш баеганчы барып керерсез, – дигән.
Карт белән карчык, хәзрәтнең сүзен тыңлап, кояш баер вакыт җиткәч кенә китәләр. Гадәт буенча, хуҗа аларны озата чыккан. Басу капкасы төбенә җиткәннәр генә икән, бик каты җил чыгып, давыл күтәрелә башлаган. Давыл тынгач, карт белән карчык, ни күрсеннәр, Чургылды авылына кереп тә киләләр, имеш.
(1984 елда Тәтешле районының Иске Чокыр авылында Салават Мөхәммәтнуров язып алган.)

Җаһилләрнең башын эт кимерә

Акмулла Троицк шәһәреннән 100 чакрым ераклыкта Кара Су дигән җирдә Исәнгилде һәм Батуч исемле казакъ түрәләрендә балалар укытучысы булып торган. Көннәрнең берсендә шул авылда үлгән бер карчыкны озату өчен җыелган халык арасында Акмулла да булган. Әлеге Исәнгилде дигән бай, Акмуллага таягы белән төртеп күрсәтеп, мәсхәрәле бер караш белән:
– Мулла! Безнең казакъның бер мәкале бар: үләнле җирдә үгез симерә, үлекле җирдә мулла симерә, – дип, үзенчә көлгән. Акмулла аңа каршы бик тиз генә:
– Бик дөрес әйтәсең, үләнле җирдә – үгез, үлекле җирдә – мулла, даулы җирдә түрә симерә; сахрада безнең кебек муллалар булмаса, сезнең кебек җаһилләрнең башын эт кимерә, – дип, җавап биргән.
Һәр җирдә үз сүзен генә яраткан, горурланып йөргән түрәгә бу җавап, әлбәттә, бик каты тоелган. Ул шунда ук Акмуллага янап: “Мин сине нишләтә белермен әле”, – дип кисәтеп куйган. Һәм соңын­нан, нәкъ менә шул кешенең доносы буенча, Акмулла берничә вакытлар Златоуст төрмәсендә ябылуда булган. Аның күп кенә кайгылы шигырь­ләре шул төрмәдә утырган вакытларында языл­ган.
(Гайнуллин М.Х. Татар әдәбияты. XIX йөз. – Казан: Татгосиздат, 1957. – Б. 251.)

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: