Уфа «Нур» татар дәүләт театрын ремонтка ябулары турында «Өфө ваҡыты» телетапшыруы эфирында театр актрисасы, Башкортстанның атказанган артисты Дамира Сәетова сөйләде.
Артистка сүзләренә караганда, ремонт мәҗбүри, ул инде берничә атнадан, ягъни 1 июньдә башланачак. Җәйге чорда эшчеләр бөтен түбәне алмаштырырга тиеш булачак. Төзелеш эшләре вакытында «Нур» коллективы башкаланың башка театрларында эшләячәк.
Шулай ук, Дамира Сәетова хәзерге вакытта театр актерларының «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең премьерасын әзерләүләре турында сөйләде. Артист билгеләп үткәнчә, спектакль «Нур» коллективының төп репертуарына керәчәк.
Әлмәндәр бабай сагындырган иде. Көтәбез!