+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Мин сәхнәдә уйнамадым, ә бәлки яшәдем...”

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына – 130 ел.

“Мин сәхнәдә уйнамадым, ә бәлки яшәдем...”
“Мин сәхнәдә уйнамадым, ә бәлки яшәдем...”


Татар-башкорт театр сәнгате белән бәйле һәркем бу көннәрдә дулкынландыргыч мизгелләр кичерә – милли театр сәнгатенә нигез салучыларның берсе, Уфа шәһәрендә бүгенге “Нур” татар дәүләт театрының башлангычы булып торучы профессиональ татар труппасын оештыручы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына 15 майда 130 ел тула.

Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы 1892 елда Казан шәһәрендә дөньяга килә. Балачагын “тәмле”, рәхәт итеп үткәрергә туры килми аңа. Яшьли ачлык, ятимлек ачысы, асрау булып йөрүләр, апасының һәм абыйсының һәлакәте, күрше хатынына яшәргә күченү – сабый башыннан нинди генә кайгы үтми.
1941 елда “Совет әдәбияты” журналыда басылган “Сәхнә юлым” дип аталган мәкаләдә С. Гыйззәтуллина-Волжская болай яза: “Мин – Казан ягы, Әрә авылының Гыйззәтулла исемле бер крестьян кызы. Атам Казанга килеп, тимер юлга “стрелочник” булып кергән. Ул анда никадәр генә хезмәт итсә дә, кондуктор дәрәҗәсеннән үтә алмады. Әнкәй Соколов фабрикасына мех тегәргә кергән. Балалар күп, тормыш авыр, шунлыктан апам да клиникага “сиделка” булып урнашкан. 8 яшьлек абыемны әткәй тимер юлына флаг тотып торырга хезмәткә биргән. Абыем кышкы салкын бураннарда иртәдән кичкә кадәр катып, туңып торса да, аңа бер тиен дә түләмиләр иде. Ахырында ул кышкы салкын буранда өшеп үлде.⠀
Әнкәй көненә 20 тиенгә иртән сәгать биштән кичке җидегә кадәр фабрикада эшләсә дә, без һәрвакыт ач идек. Әнкәй иртән эшкә киткәндә балалар уянып, барыбыз да аңа сарылып, ашарга сорыйбыз. Әнкәй әле беребезне, әле икенчебезне кочаклап үбә, ә үзенең күзләреннән аккан кайнар яшьләре безнең битләребезгә тама...
Озын көннәр буе фабрикада, сасы мех арасында, ачлы-туклы эшләгән әнкәй дә озак яши алмады. Бу каһәр төшкән авыр тормыш аны изде... Ул 45 яшенә дә җитмичә үлде...
Аптырагач, бер тамак булса да ким булыр дип, мине Яңа бистәгә Апанаев дигән алпавытка хезмәткә илтеп бирделәр. Ул чагында миңа нибары 6 яшь иде...”
Урыс мәктәбенең дүрт сыйныфын тәмамлап, шулай ук Вахит мөәзин мәктәбенә дә йөреп, урысча да, татарча да яхшы гына укырга өйрәнә кечкенә Сәхибҗамал. Аннары урыс кызларына ияреп, бию мәктәбендә укуын дәвам итә. Шул вакытта урыс телендә куелган спектакльләрне күреп, сәхнәгә гашыйк була да инде ул.
1907 елда Казанга “Сәйяр” труппасы белән Ильяс Кудашев-Ашказарский килә. Беренче татар спектаклен караган Сәхибҗамал үзенең тәэссоратларын болайрак тасвирлый: “Ул постановка турында мин артык язып тормыйм. Уен бик күңелсез, бик рухсыз барды. Чөнки бөтен хатыннар ролен ирләр башкарды. Кудашевтан: “Ник болай, ирләр хатыннар рольләрен уйнап эшне бозалар”, – дигәч, ул зарланды:
– Һич бер кыз таба алмыйбыз, аптырауда, – диде.
Бу мәсьәлә минем башыма зур исәп салды. Күп уйлана торгач, мин шундый карарга килдем: кем дә булса башлап чыгарга тиеш бит! Һәм мин Кудашев труппасына кердем. Бу вакытта миңа 13 яшь тулып, 14нче киткән иде. Сәхнәдә беренче мәртәбә чыгып уйнаган ролем “Кызганыч бала”да Шәфика роле булды. Ул роль “Мәкер вә мәхәббәт”тәге Луиза роленә бик охшаган. Мин шундый рольләрне бик яратып уйный идем”.
Шушы истәлекләрдән чыгып кына да, тормыш авырлыклары Гыйззәтуллинаның характерын сындыра алмаганын, аның искиткеч көчле шәхес булганын аңлыйбыз. Кешелек сыйфатлары нинди булгандыр, әмма, таланттан тыш рух көче, лидерлык, җаваплылык – һичшиксез, аның иң чагу сыйфатлары.
Шулай булмаса, татар театры төзибез дип, ир-егетләрдән генә торган “Сәйяр” труппасына ияреп, кадимчеләр, иске карашлы муллалар, байлар тарафыннан кысылып, изелеп, ач килеш, өшеп-туңып күпме шәһәрләрне узарга, гомерен куркыныч астына куеп (аңа берничә тапкыр аталар, репетиция, чыгышлар барган вакытта әллә ничә кабат ташлар бәреп, киемен йолкып калалар) үзендә көч табар идеме беренче татар актрисасы?
Ничек кенә булмасын, Сәхибҗамал – югары идеаллар, профессиоаналь татар сәхнәсе булсын, үссен дип яшәгән актриса. Замандашы, иҗатташы гына түгел, ә ятимлекнең ачы шулпасын да бер тәлинкәдән авыз иткән бөек шагыйребез Габдулла Тукай, һәр сүзен үлчәп язучы (әйтүче), мактау-мактану белән бервакытта да мавыкмаган шагыйрь, 1909 елда Туташка шигырь багышлый:
Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда
нур тула, –
Һәр күңелләр нурланадыр,
чыкса Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә Тәңре биргән бертигез
зур мәртәбә:
Берсе уйный күк йөзендә, берсе
уйный сәхнәдә.
Сәхибҗамалга булган дустанә, җылы мөнәсәбәте дә, профессиональ актриса буларак югары бәяләве дә чагыла бу юлларда.
Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның 1912 елның көзендә Уфага килеп яңа труппа оештыруының төп сәбәпләренең берсе – төрле тарафларда таралып, чәчелеп яшәгән татар халкының мәдәнияткә булган кызыксынуы арта бару, бер “Сәйяр” труппасының гына ул ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый башлавы. Шуңа күрә бу труппа белән беррәттән “Нур” труппасы да үзенең эшен башлап җибәрә.
Бер тиен акчасыз, яңа театр төзү хыялы белән чит шәһәргә килгән кыз бала нинди хис-тойгылар кичерде икән? Үзе белән Казаннан ияреп килгән берничә артисттан тыш, спектакль куяр кешеләре, урыннары да юк бит!.. Үзенең сәхнәдә уйнавыннан тыш, оештыру эшләре – артистлар туплау, репертуар сайлау, режиссура, реквизит, костюмнар барлау, спектакль куярга рөхсәт алу, билет сату – бу мәшәкатьләрнең барысы да Туташның (аны труппадагы барлык артистлар да яратып, хөрмәтләп шулай дип йөрткән) иңнәренә ята. Үзе яшь кыз булуына карамастан, Волжская труппада каты дисциплина урнаштыра. Аңа барлык артистлар буйсына, олылый, ихтирам итә.
Гази Кашшафның “Беренче артистка” китабыннан: “Беренче булып җырчы Фәттах Латыйпов яңа труппада эшләргә ризалык бирә. Аннары Зөләйха Богданова, Фәхрениса Сәмитова кушылалар, соңыннан Зәки Баязитский килә. Гастрольдә йөргәндә булышлык күрсәткән һәвәскәрләргә хат язалар. Шундый хатлар буенча Пермьнән Шакир Шамильский килә. Шул рәвешчә, яңа труппа оеша һәм аңа “Нур” дип исем бирәләр. Труппаның профессиональ артистлар санын арттыру ягыннан да әһәмияте зур була”. Ш. Шамильский, Ф. Сәмитова, Ф. Латыйпов, Г. Казанский, Н. Сакаев, Н. Хәнҗәров, З. Богданова, М. Мутин һәм башкалар труппаның нигезен тәшкил итә. Г. Камал, М. Фәйзи, Г. Колахмәтов, С. Рәмиев әсәрләре иҗат материалы булып хезмәт итә. Шулай ук урыс һәм чит ил классиклары әсәрләрен дә (А. Островский, Ф. Шиллер, А. Деннери, Ж. Мольер) “Нур” труппасы яратып куя.
Кыска гына вакыт эчендә зур сәхнә әсәрләре иҗат итәргә сәләтле икәнен исбатлаган “Нур” труппасы шәһәрдән шәһәргә күченеп йөри: беренче сезонны Уфада каршылаганнан соң, 2-3нче сезоннарны алар Ырынбурда уздыра. Актүбә, Орск, Урта Азиядәге гастрольләрдән соң кире Уфага кайтып төпләнәләр. Туташ үзен талантлы артистка һәм режиссер итеп таныта. Бу хакта Гази Кашшаф болай яза: “Һәркайда труппаның яхшы даны тарала, халык спектакльләрне карый һәм артистларны хөрмәт итә. С. Волжская киң масштабка омтылучан оештыручы була. Спектакльләрне дә шәһәрдәге иң зур йортларда, урыс театры биналарында куюга ирешә, аның постановкаларын меңнәрчә тамашачы карый”.
1917-18 ел сезонын тәмамлаганнан соң, какшаган сәламәтлеген ныгыту максаты белән Сәхибҗамал Татарстаның Әгерҗе районы Иж-Бубый авылына бара. Монда ул кымыз эчеп дәвалана. Бу инде Гражданнар сугышы башланган чорга туры килә. Авылга әле аклар, әле кызыллар бәреп керә. Тентүләрнең берсендә Туташның бар байлыгы – җыелган хатлары, афишалары да юкка чыгарыла. Уфага юллар ябыла. Бубый мәдрәсәсе шәкертләре һәм курсисткалары белән тиктормас Сәхибҗамал спектакльләр куя башлый. Әгерҗене коммунистлар үз кулына алгач, алар гарнизон клубы ача, Волжскаяны шунда эшкә чакыралар. Һәм ул Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе Көнчыгыш фронтының 2нче армиясе каршындагы 6нчы фронт труппасы җитәкчесе була. Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң Сәхибҗамал Ижевск, Казанда үзешчән театр коллективларында эшли.
Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская гомеренең соңгы елларын, үтми торган баш чире аркасында Чистай дәваханәсендә үткәрә. 1974 елда якты дөнья белән хушлашкач, шунда ук җирләнә. Берникадәр вакыттан Русиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншина аның җәсәден Казанга кайтаруны хәстәрли. Кайбер чыганакларга караганда, Габдулла Тукай янында җирләүне Сәхибҗамал васыять итеп калдырган була. Димәк, Туташның васыяте үтәлә.
Татар халкының гына түгел, ә гомумән, төрки халыклар арасында беренче хатын-кыз актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның Татарстанның Милли архивында сакланган 12 битлек көндәлегендә шушындый юллар бар: “...Мин үз эшемне ярата идем һәм шуңа күрә дә ирекле, җиңел уйнадым, көчәнмәдем. Миңа төрле рольләр уйнарга туры килде. Аларның күбесе эчтәлексез булды. Мондый рухи ачлыктан әхлакый үлемгә дә ерак калмый...” Минемчә, бу сүзләр аның холык-фигылен дә, күңеле белән сайлап алган хезмәтенә мөнәсәбәтен дә ачык күрсәтә.
Күренекле татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның 130 еллыгы уңаеннан Уфа “Нур” татар дәүләт театры Айгөл Әхмәтгалиеваның “Туташ” романы буенча иҗат ителгән спектакль-ода әзерли. Премьера 2022 елның декабренә билгеләнгән. “Ул – театрда уйный башлаган мөселман дөньясының беренче хатын-кызы. Бөек кеше, зур шәхес”, – дип ассызыклый театрның баш режиссеры Азат Җиһаншин. Шулай ук, бөек актрисаның исемен мәңгеләштерү һәм театр эшчәнлеге өлкәсендә хезмәт салучыларны бүләкләү максаты белән Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемендәге “Театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен” медале дә әзерләнә.
Бер истәлегендә Сәхибҗамал: “Исегездән чыгармагыз мине, онытмагыз!” – дип язып калдырган. Чынлап та, татар халкының гына түгел, гомумән, төрки халыклар арасында беренче актриса булган Туташны онытырга хакыбыз юк!

Гөлшат САФИНА,
Уфа “Нур” татар дәүләт театрының җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: