Бу хакта ул көндәлекләрендә язган иде.
"Безнең гаилә бәйрәмнәренең кунаклары арасында ул да була иде. Тик ул әти-әнисенә минем хакта сөйләргә курка иде. Бик курка иде. Һәм берсендә, мин бу кызда куна калганда, әнисе ишек шакымасынмы? Нәрсә эшләргә белмичә, 2нче каттан тәрәзәдән сикердем.
Һай үкчәләремне авырттырдым мин анда! Кайттым да аякларымны кайнар суга тыктым. Шулай итеп үземә зыян гына салдым, чөнки кирәк булган аны салкынга тыгарга.
Мәктәптә безнең мөнәсәбәтләр турында беркем дә белми иде һәм без дә сиздермәскә тырыштык. Имин генә мәктәпне тәмамладым. Көчле ударник булмасам да, өчлеләрсез. Өчле куйсалар, сыйныф җитәкчесе: “Булачак артистның язмышын бозмагыз”, – дип, төзәттерә иде.
Мәктәпне тәмамлаганда Габделфәт Сафин җырындагыча булды:
"...Үз укучысын яратып Яратып туя алмаган..."
Укытучы апа белән саф хисле мәбәббәт дәвам итте.
Мин Казанга укуга китүне ул бик авыр кабул итте. Хәтта елады. Казанда минем башка кызлар буласын ул аңлый иде. Районнан, “безгә кадрлар кирәк” дип, мине направление белән укырга җибәрделәр.
Сәнгать институтының бию факультетына укырга кердем. Яраткан кызым Азнакайда калды.
Миңа да беренче мәлне бик авыр булды. Бер ай еладым да, түзмәдем, 3-4 көнгә Азнакайга кайтып киттем. Әлбәттә, туп-туры укытучы янына һәм, һәрвакыттагыча, аңарда куна калдым", - дип язган Данир.
Бу мәхәббәт тарихы тиздән тәмам булган. Бүген Данир - тату гаилә башлыгы, ике бала әтисе.
Фото: татар-информ.