+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Легендар баянчы Ридик Фәсхетдинов вафат

Бүген Русиянең атказанган, Башкорт АССРның халык артисты, легендар музыкант, Башкортстан филармониясенең мактаулы ветераны Ридик Фәсхетдинов 83нче яшендә вафат булды.

Легендар баянчы Ридик Фәсхетдинов вафат
Легендар баянчы Ридик Фәсхетдинов вафат

Ул - Фәсхетдиновлар артистлар династиясенә нигез салучы олуг артист.

Ридик Әхмәт улы Фәсхетдинов 1940 елның 16 мартында Башкорт АССРның Баймак районы Темәс авылында туа. 1962 елда Уфа сәнгать училищесының халык уен кораллары бүлеген "Балалар музыка мәктәбе укытучысы" белгечлеге буенча тәмамлый.

Шул ук елда Ф. Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюләре академия ансамблендә эшли башлый. 1975 елдан 2004 елга кадәр филармониядә солист-баянчы булып эшли.

2004 елдан 2010 елга кадәр яшь коллектив — Башкортстанның халык уен кораллары милли оркестры солисты, яшьләр остазы була.

Ридик Фәсхетдинов халыкара музыка сәхнәсендә Башкортстанның милли сәнгатен актив пропагандалады, Европаның, Азиянең, Африканың һәм Көньяк Американың 60тан артык иленә республиканың әйдәп баручы солистлары составында чыгыш ясады.

Музыкантның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: