+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Кремльдәге кебек кабул иттегез"

Ризван Хәкимовның Казан дәүләт филармониясендәге концертына килүчеләр залның яртысын гына алган.

"Кремльдәге кебек кабул иттегез"
"Кремльдәге кебек кабул иттегез"

Танылган автор башкаручы Ризван Хәкимов Казан тамашачысы белән очрашуга үзенең инде моңача танылган һәм яңа җырларын, юмор остасы Вәлит Илембәтов, яшь җырчылар Линар Белый, Гөлназ Гомәрованы алып барган. Казанда аларга Элвин Грей, "Бәйрәм" ансамбле белән Иркә дә кушылган.

Халык Ленарны бик җылы кабул иткән. Аның әнисе - Бөрҗән башкорты, әтисе - Казан татары икән. "Мин аны Бөрҗән урманнарында эзләп таптым", - дип шаярткан Ризван абый.

Аз санлы тамашачы да залда шундый җылылык тудыра алуы турында: «Кремль залындагыдан да арттырасыз, рәхмәт сезгә, дуслар», - дигән Линар.

«Әнием - чиста Бөрҗән башкорты, әти – сезнең якташыгыз, Казан татары, шуңа күрә хөрмәтле тамашачыларыбыз, принимайте гибрид», - дип тә таныштырган ул үзе белән.

Иркә Ризван Хәкимов җырларын башкаруны 19 ел көтүен әйтсә, Элвин Грей аны кечкенәдән белеп, мөнәсәбәтләре "улым", "әти" дәрәҗәсендә булуын яшермәгән.

Чыннан да, хәзер инде зур заллар тотучы җырчы иҗат юлын Ризван Хәкимов төркемендә башта - музыкант, аннан җырчы булып башлаган иде.

Без Ризван Хәкимовның сәхнәдән төшмәвенә, яңадан-яңа җырлар иҗат итүенә шатланабыз, көчле рухына сокланабыз. Уңышлар Сезгә, Ризван абый!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: