Юрий Юлиан улы 1957 елның 16 маенда Магадан өлкәсенең Ягодный бистәсендә туган.
13 яшендә әти-әнисе белән Уфага күчеп килә. Балачактан ул иҗат — рәсем ясау, баянда уйнау белән шөгыльләнгән, аннары мәктәп елларында гитараны үзләштергән. 1980 елда Шевчук «ДДТ» исеме астында билгеле булган рок-төркемгә чакырыла. Шул вакыттан Юрий Шевчук аның алыштыргысыз лидеры булып тора.
Русия рок-музыкасы мэтры Юрий Шевчук бүген яшь рок-башкаручыларга ярдәм итә. Фестивальләр һәм концертлар оештыру, «ДДТ» студиясендә тавыш яздыру, гастрольләр оештыру – музыкантның зур ярдәме белән яшьләр үзләрен күрсәтә алды.
Фото: ufa.bezformata.com