-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Халыклар дуслыгы - күпер ул!

Ташкентта башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр.

Халыклар дуслыгы - күпер ул!
Халыклар дуслыгы - күпер ул!


Кичә Ташкент шәһәрендә Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге башкорт мәдәни үзәгенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Анда үзәк рәисе Ринат Гуляев, Үзбәкстан Министрлар кабинеты каршындагы Чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дуслык элемтәләре комитеты рәисе урынбасары Азат Тошев, Русиянең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Олег Мальгинов катнаштылар.

Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова чыгыш ясады.
Министр Ташкент шәһәренең Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенә алга таба да чәчәк атуын һәм иҗади уңышлар теләде.

Тантаналы шартларда Әминә Шәфыйкова иҗат коллективлары җитәкчеләренә, шулай ук мәдәни үзәк активистларына дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды.

Юбилейны бәйрәм итү уртак концерт программасы белән дәвам итте.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: