+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Мәдәният һәм сәнгать
18 Май 2022, 05:50
"Вакыт елгасы" тарихны барлый
Бөредә 20 һәм 21 майда "Вакыт елгасы" дип аталучы масштаблы тарихи реконструкция фестивале узачак.
"Вакыт елгасы" тарихны барлый
«Вакыт елгасы» тарихи реконструкция фестивалендә тамашачылар XII гасыр славяннарының, XVII гасыр азагындагы дәүләт һәм ХVIII гасыр башкортларының көнкүреше һәм хәрби традицияләре белән танышачак.
Хәрби лагерь атмосферасы 1812 елгы урыс армиясе, Беренче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышы интерактив мәйданчыкларында тергезеләчәк. Фестивальнең төп вакыйгалары Петр I һәм Бөек Ватан сугышы вакытында 1942 елның җәендә булган «потешных полков» өйрәнүләрен реконструкцияләү булачак.
Шулай ук, мәйданчыкта Башкортстан халыкларының кәсепләре, борынгы уеннар, узган чорларның музыкаль мәдәнияте тәкъдим ителәчәк. Быел фестивальнең форматы мәктәп укучылары өчен белем бирү чараларын үткәрүне күздә тота. 20 майда мәктәп укучыларының оештырылган төркеме ата-аналар белән бергә туган як тарихы һәм мәдәнияте буенча интерактив мәйданчыкларда катнаша ала. 21 майда фестиваль барлык туристлар өчен дә ишекләрен ачачак.
Үткәрү урыны - «Бөре крепосте» тарихи паркы, чарага керү ирекле. Чараның социаль челтәрләрендә элемтә өчен мәгълүмат –
https://vk.com/vir_river_time
Фото: сайт правительства РБ
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"