-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Әти турында берни дә белмим"

Әтиләре чыгып киткәндә аңа 3-4 яшь кенә булган.

"Әти турында берни дә белмим"
"Әти турында берни дә белмим"

Эльмира Сөләйманованы күпләр белә. Чибәр, талантлы хатынның җырлары күңелләргә үтеп керерлек. Ә менә балачагы аның бик бәхетле булмаган.
"Әтиле балачакның нәрсә икәнен белмим. Әти бездән киткәндә, энем белән бик бәләкәй идек. Туганнарым сөйләвенчә, мин һәрвакыт әтинең итәгендә утырганмын.
Юклыкта үсмәдек, әни безнең өчен бик тырышты. Ә әти турында ишеткән дә юк. Мине ничек 3-4 яшьлек чагымда ташлап чыгып киткән, шуннан бирле аның турында берни белмим. Ә энемне аның күргәне дә юк. Хәтта аны бала тудыру йортыннан да барып алмаган ул.
Кеше сөйләвенчә, әти минем тормышымны, иҗатымны яхшы белә. Аның фамилиясен калдырганга да бик шат икән. Әни белән энем әнинең кыз фамилиясендә йөри, ә мин Сөләйманова булып калдым", - ди ул.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: