Халыкчан әсәрләре белән яше-картының мәхәббәтен яулаган композиторның вафатына бер ел да үтеп киткән. “Кеше китә, җыры кала”, диләр бит. Мөфтәдин Гыйләҗев та – үз исемен туган Дүртөйлесе, гүзәл Башкортстаныбыз тарихына җуелмаслык итеп уеп язган шәхес. Аның җырлары бүген дә сәхнәдән төшми, бихисап күренекле артистларның репертуарында, халык хәтерендә яши.
Композиторның хәтер кичәсендә, Дүртөйле районының үзешчән талантлары белән беррәттән, башкалабыздан килгән сәхнә йолдызлары Радик Динәхмәтов, Асия Смакова, Фирзинә Абдуллина, Дамира Сәетова, Радмир Хәсәнов, Салават Әхсәнов, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Илира Гыйләҗева да чыгыш ясады. Мөфтәдин Мәгавия улының гомерлек иҗатташ дусты, аның күп җырларын иң беренче булып халыкка таныткан кабатланмас моң иясе Фән Вәлиәхмәтовтан башка хәтер кичәсенең бер чите, әлбәттә, китек булыр иде. Фән ага композитор дусты хакындагы якты хатирәләре белән уртаклашты, аның халык арасында күптән танылу яулаган әсәрләрен башкарып, көчле алкышларга күмелде.
– Халык арасында танылу яулавым белән мин Мөфтәдин Гыйләҗевка бурычлымын, – диде ул. – Аның Вил Казыйханов сүзләренә язган “Сарманай” әсәре мине зур җыр мәйданына, киң катлам тыңлаучыларга алып чыкты. Мөфтәдин агага бу җыры өчен күпме генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр кебек. Гомер буе бу олы йөрәкле, киң күңелле, бетмәс-төкәнмәс моң иясе белән тыгыз элемтәдә яшәвем белән бәхетлемен. Аның минем өчен язган “Әл дә дуслар бар әле”, “Әрем исе, әрем тәме”, “Көзге чәчәкләр”, “Сагындыра бит ул туган як”, “Туган як кычытканы” һәм башка җырларын да тамашачылар бик яратып кабул итте.
...Сәхнәдә бер артистны икенчесе алыштыра, берсеннән-берсе моңлырак җырлар күңелне арбый, ә зур экранда – композиторның төрле елларда төшкән видеоклиплары. Миңа да, журналист буларак, Мөфтәдин ага белән аралашу, аның кызыклы да, гыйбрәтле дә язмышы хакында үз авызыннан ишетү насыйп булды. Тугызынчы дистәсе белән барганда да Мөфтәдин Мәгавия улы иҗат ялкыны белән янып яши, шигырьләр яза, аларны матур көйләргә сала иде. Яраткан тематикасы туган як, әти-әнигә ихтирам, сөю, тормыш фәлсәфәсе булган композиторның иҗат сандыгында 300дән артык җыр исәпләнә, аларның бихисабының сүзләренең авторы да ул үзе.
“Язмышымны иҗат, сәхнә белән бәйләвемә үкенмим, – дип сөйләгән иде Мөфтәдин ага. – Төрле чаклар булды, әмма җаның сөйгән һөнәр, иҗатыңа мөкиббән тамашачың барлыгын белү иң авыр минутларда да күңел төшенкелегенә бирелмәскә, алга карап яшәргә ярдәм итте”.
Мөфтәдин абый тамырлары белән Дүртөйле районының Түбән Аташ авылыннан. Балачагы, үсмерлек чоры авыр Бөек Ватан сугышы елларына туры килә.
“1947 елның октябрь ае минем һәм туганнарым өчен иң әчесе булды: үпкәсенә салкын тидереп, ике ел буе как сәкедә чирләп ятканнан соң, ачлы-туклы, ярымшәрә дүрт баласын, сугыштан сәламәтлеге бетеп кайткан ирен калдырып, газиз әниебез күзләрен мәңгелеккә йомды. Мин гаиләдә иң кечесе идем, шуңадырмы, әниемнең үлүенә һич кенә дә ышана алмадым, – дип бала чагының әче хатирәләре белән уртаклашкан иде ул. – Әниебезнең үлүенең сәбәбе – ачлык, хәерчелек. Ашарга бер ризык та калмагач, үзе кебек өч-дүрт кеше җыелып, басуга баралар, ә урамда зәмһәрир кышкы салкын хөкем итә. Хатын-кызлар, салам эскертләрен бер урыннан икенче урынга күчерә, астындагы кибәкләрне җилләтеп, берничә уч ашлык табып ала. Ул саламнарны күчерергә күпме көч кирәк! Тирләп, өс киемнәрен салып эшлиләр, тирләгән тәнгә суык тими калмый, әни шунда үпкәсенә салкын тидерә.
Ачлыктан үлмәс өчен халык яз көне басуда ятып калган ашлыкны җыя иде. Ә агулы башаклар кан чиренә китергән. Мин дә ул чирдән читтә кала алмадым. Танаудан гөжләп кан киткәне хәтергә уелып калган. Беләкләрне җеп белән бәйләп, өскә күтәреп куйдылар. Чөгендер суы, сөт эчереп, исән калдырганнар. Ул елларда кан чиреннән авылы белән кырылып үлгән җирләр дә булган...”
Гармунда уйнау хыялы Мөфтәдинне, аны гына түгел, абыйлары Мәдих белән Мәгъсүмне дә, балачактан ук озатып килә. Әтиләре заманында оста гармунчы була. Тик бер ат биреп алган көмеш телле гармунын аңа ачлык елларында сатып җибәрергә туры килә. Малайлар, гармун булмагач, тактага гармун телләре ясап, тавышы чыкмаса да, уйнаган булып маташа.
Еллар уза. Олы абыйлары Мәдих 1953 елда Ленинградтан отпускка кайтканда хромка гармуны алып кайта. Ул вакытта Түбән Аташта мондый гармунны күргән кеше дә булмый әле. Абыйлары энеләренә уйнап күрсәтә. Мәгъсүм белән Мөфтәдин, кулларына гармун эләккәч, шатлыкларыннан күкнең җиденче катына менгәндәй була. Бишенче көн дигәндә “Шахта” көен чыгара башлыйлар. Энеләрендә өмет барлыгын күреп, Мәдих гармунын аларга калдырып китә. Шулай итеп, үсмер егетләр гармунда уйнарга өйрәнә. Авылда бер генә мәдәни чара да алардан башка узмый.
Арытаба икесе дә язмышын сәнгать белән бәйли. Мөфтәдин башта туган авылында клуб мөдире булып эшли, аннары район үзәгендәге Мәдәният сараена чакыралар. Бу 1957 ел була. Биредә күпмедер хезмәт салгач, Кушнаренко районы Мәдәният сараена күчәргә карар итә, чөнки Мәгъсүм абыйсы шунда була. Мөфтәдинне монда да бик шатланып кабул итәләр. Ул, пьесаларга музыка һәм җырлар язу белән беррәттән, спектакльләрдә уйный. Нәкъ биредә булачак тормыш юлдашы Фәрзәнәне очрата. Ике сәнгать кешесе йөрәгендә бер-берсенә карата гомерлек сөю уты кабына.
Гыйләҗевлар Чакмагыш районында да эшли, ул чор да аларга зур иҗади уңышлар китерә. Ә менә 1970 елда Мөфтәдин Мәгавия улы кабат туган районына кайтырга карар кыла.
Беренче җырларын композитор 50нче еллар ахырында яза. Гөлшат Зәйнашева, Сәйфи Кудаш, Риф Мифтахов, Кәтибә Кинҗәбулатова, Гөлфия Юнысова, Роберт Миңнуллин шигырьләренә бихисап әсәрләре туа. Җыр сүзләренә һәрчак таләпчән була ул. Дүртөйлегә кайткач, бик күп җырлар яза. Вил Казыйханов белән иҗади хезмәттәшлеге нәтиҗәле була. Аның белән ике дистәгә якын җыр яза Мөфтәдин Мәгавия улы. “Сарманай” – шуларның иң популярларының берсе. Башкортстан артистлары, Казанга концерт белән баргач, Фән Вәлиәхмәтов шушы җыр белән концертны ача. Чыгыш алкышларга күмелә. Ул вакыттагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев җырчыга татар түбәтәе бүләк итә...
Мөфтәдин абый, җырлар иҗат итү белән беррәттән, картиналар да төшерә иде. Аларда, күбесенчә, туган якның гүзәл табигате чагылыш тапкан. Мөфтәдин Мәгавия улының картиналарын туган авылы Түбән Аташ мәдәният йортында күрергә була. Биредә күптән түгел композиторның истәлеген мәңгеләштерүче мәрмәр тактаташ та, аның музее да ачылды. Исән чагында күңел җимешләре – җырларын һәм тормыш хатирәләрен туплап, биш китап чыгарырга да өлгерде ул. Фәрзәнә ханым белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Бүген уллары һәм киленнәре, оныклары да сәнгать дөньясына хезмәт итә.
...Туган ягын, тормышны өзелеп сөйгән композиторның әсәрләреннән төзелгән хәтер кичәсе тамашачылар өчен зур бүләк булды. Иҗатына мөкиббән халык күңелендә дә, туган җиренең чишмәләре моңында да аның җырлары мәңге сакланыр.
Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Фото: М.Латыйпова