Спектакльне "Чагыл" халык театры әзерләп күрсәтте. Куючы режиссер - "Чагыл" халык театры җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Миңнегулова.
Спектакль Муса Гәрәевның "Живу и помню" китабы нигезендә куелган. Актерлар киләчәктә илен, туган ягын, туган җирен данлар Мусаның дөньяга беренче аваз салган мәленнән алып, аның балачагы, үсмер чоры, һөнәр алуы, сугыш чоры, беренче һәм гомерлек мәхәббәтен очратуы хакында матур, эчтәлекле тамаша күрсәтте.
Шуны да искә алырга кирәк, спектакльдә мәктәп укучылары да катнашты. Бу инде киләчәк буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнүгә зур өлеш кертелү дигән сүз. Бер сәхнәдә уйнаган актерларның яшь аермасы зур булса да, һәркайсы үз ролен оста һәм ихлас башкарды. Ә инде сәхнә күренешләренең экрандагы видеоязмалар белән бергә үрелеп баруы тәэсир көчен тагын да арттырды.
Спектакльдән соң Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин актерларга һәм режиссерга башкарылган зур һәм әһәмиятле иҗади эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Кызыл таң" гәзите журналисты, "Муса Гәрәев. Биеклектән - бөеклеккә" китабы авторы Зөһрә Исламова шул көнне генә басмадан алынган китапның беренче данәсен авылдашы, спектакльнең куючы режиссер Эльвира Марсель кызына бүләк итте.
Фото: Зөһрә Исламова.