Бүген, 21 майда, бу елның иң масштаблы мәдәни вакыйгаларының берсе – “Музейлар төне-2022” узачак. Ул 18.00 сәгатьтә башлана. Башкортстан Республикасы музейлары Бөтенрусия акциясендә уникенче ел рәттән катнаша.
“Музейлар төне”ндә традиция буенча яңа кызыклы экспозицияләр, мавыктыргыч квестлар, балалар өчен уен программалары, күзәтү, тематик, кураторлык экскурсияләре, күргәзмә-ярминкәләр һәм халык осталарының осталык дәресләре, концерт программалары булачак. Шулай ук “мәдәни стриминг” – “Мәдәният. РФ” Бөтенрусия порталында һәм социаль челтәрләрдә турыдан-туры трансляцияләр оештырылачак.
Акциядә 100дән артык музей һәм башка мәдәният учреждениеләре катнашачак: дәүләт һәм муниципаль музейлар, мәдәни-ял учреждениеләре каршындагы музейлар, шәхси һәм корпоратив музейлар, шул исәптән: Почта музее, “Интеллектус” мавыктыргыч фәннәр йорты, “Русия – минем тарих” тарихи паркы, “Облака” заманча сәнгать үзәге, Уфа сәнгать галереясе, “Мирас” галереясе һәм “X-MAX” галереясе.
Башкортстанда “Музейлар төне-2022” акциясе 90нан артык мәйданда узачак, аларда 500 дән артык яңа күргәзмә һәм мавыктыргыч чаралар күрсәтеләчәк.
Уфада Бөтенрусия акциясе 18.00 сәгатьтә башлана һәм 19 мәйданчыкта узачак. Шәһәр халкын һәм кунакларын т музейлар һәм башка мәдәният учреждениеләре көтеп кала.