Җырчы Гөлназ Асаеваның гаҗәеп моңлы тавышлы гына түгел, кирәк чакта әче телле булуын да белмәгән кешеләр дә бар икән...
Социаль челтәрдә аңа нигә "Тавышыгыз калын. Әз генә йомшартырга кирәк. Каты итеп сөйләшмәгез, килешми сезгә", – дип язарга инде?.. "Хәзер менә, сезгә ошар өчен тавыш үзгәртеп йөрим!", – дигән җавапны озак көттермәгән ул.
"Кияүгә чыкканыгызга үкенмисезме? Кияүгә чыккач, мәшәкатьләр башлана бит", – дигән берәү. Әлеге сорауга Гөлназ: "Юк, әлбәттә", – дип җавап биргән.
Шушы ук темага икенче кеше: "Кияүгә яратып чыктыгызмы?" – дип сораган. Гөлназ моңа, кызып китеп: "Әйтегез әле, зинһар, сез табибка соңгы тапкыр кайчан күрендегез?" – дип җаваплаган.
«Сезнең яраткан татар җырчыларыгыз кемнәр?» – дип тә сораганнар Гөлназдан. Бактың исә, аның яраткан татар җырчылары Алинә һәм Азат Кәримовлар икән («Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручылар). Ул әлеге җырчы гаиләнең шәхси аккаунтына сылтама калдырган.